Шəhри Чаллы

Шаянлыкта, тапкырлыкта безгә тиңнәр юк

Татар лигасының җыелма командасы Уфада узган төбәкара финал ярышларында җиңү яулады. Чаллы командасы дүрт бәйгенең өчесендә иң күп балл җыеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Икенче урында - Башкортостан җыелма командасы. Быел Чаллының татар КВН командасы Башкортостанда гына түгел, Минскида узган Халыкара ярышларда да катнашты. Кызганыч, алар анда финишка барып җитә...

Татар лигасының җыелма командасы Уфада узган төбәкара финал ярышларында җиңү яулады. Чаллы командасы дүрт бәйгенең өчесендә иң күп балл җыеп, пьедесталның беренче баскычына күтәрелде. Икенче урында - Башкортостан җыелма командасы.

Быел Чаллының татар КВН командасы Башкортостанда гына түгел, Минскида узган Халыкара ярышларда да катнашты. Кызганыч, алар анда финишка барып җитә алмадылар. Аның каравы, егетләргә Башкортостанда бәхет елмайды. Алда Сочи һәм үзәк, төбәкара лигалары көтә.

Уфадагы җиңүләре өчен Чаллы командасы Мактау грамотасы, Кубок һәм 100 мең сум акча белән бүләкләнде. "Без бу акчаны тулысынча Сочига әзерлеккә тотабыз. Планнарыбыз Наполеонныкы кебек - Премьер-лигага эләгергә телибез", - ди команда актеры Эмиль Шәйхетдинов.

Командалар уенына Уфа шәһәре хакимиятенең яшьләр сәясәте комитеты рәисе Илнур Әминов җитәкчелегендәге жюри бәя бирде.

Уфадан җиңү белән кайтканнан соң, шаяннарыбыз капитаны Ильяс Хәсәнов үзенең тәэсирләре белән дә уртаклашты.

- Хисләребезне сүз белән генә белдереп бетерерлек түгел. Ниһаять, Татар лигасы беренче тапкыр чемпион исемен яулады. Бу максатка ирешү өчен без бик катлаулы һәм авыр юл үттек. Быел ике лигада уйнадык, үзебезне һәрвакыт җиңүгә өметләндереп эшләдек. Финал ярышларына ярымфиналдан соң ук әзерләнә башладык: булган хаталарны төзәттек, йомшак якларны ныгыттык. Нәтиҗәдә, финалда җиңүгә ирештек. Шунысы куанычлы, безнең уңышны жюриның барлык әгъзалары гына түгел, тамашачылар һәм калган командалар да таныды. Сочига да җиңү теләге белән барабыз. Максатыбыз - "Беренче канал"га чыгу.

"Мин - Чаллы шаяннар һәм тапкырлар клубының җанатары. Аларның һәр чыгышын көтеп алам. Егетләрнең бу юлы җиңеп кайтуы өчен чын күңелдән шатландым. Киләчәктә дә җиңсеннәр", - ди шәһәрдәшебез Гөлназ Шәйхетдинова.

"Мин мәктәптә укыганда шаяннар һәм тапкырлар клубына йөргән идем. Шуңа күрә КВН командалары чыгышын бик яратам. Уеннарны күзәтеп барам. Уфадан җиңеп кайткан егетләр белән горурланам. Булдырасыз, егетләр! Афәрин!" - диде Илназ Фатыйхов та.

Чаллы егетләренә киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: