Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәфкатьлелек алиһәсе

Театр - кием элгечтән, ә шифаханә регистратурадан башлана дисәм, һич ялгыш булмас. Чөнки табиб янына килгән һәркемне беренчеләрдән булып, шушы бүлек хезмәткәрләре каршы ала. Авыруы көчәеп, төшенкелеккә бирелгәнен дә, канәгатьсезлек күрсәтеп, дорфаланып кычкырганын да нәкъ менә алар тынычландыра һәм бөртекләп аңлатып, тиешле белгечкә озата. "Холкыңа шәфкатьлелек һәм сабырлык хас булмаса,...

Театр - кием элгечтән, ә шифаханә регистратурадан башлана дисәм, һич ялгыш булмас. Чөнки табиб янына килгән һәркемне беренчеләрдән булып, шушы бүлек хезмәткәрләре каршы ала. Авыруы көчәеп, төшенкелеккә бирелгәнен дә, канәгатьсезлек күрсәтеп, дорфаланып кычкырганын да нәкъ менә алар тынычландыра һәм бөртекләп аңлатып, тиешле белгечкә озата. "Холкыңа шәфкатьлелек һәм сабырлык хас булмаса, биредә бер көн дә эшли алмыйсың. Ә иң мөһиме, кешеләрне яратырга кирәк. Безнең эштә шунсыз булмый", - ди регистратура бүлегенең әйдәп баручы белгече, 67 яшьлек Әлфия апа Муллаянова. Шушы көннәрдә аның 2нче шифаханәдә эшли башлавына 50 ел тулган.

Ярты гасырлык хезмәтнең борчулы көннәре, йокысыз төннәре дә, бәгырьне телеп, мәңге төзәлмәс яра калдырган авыр мизгелләре дә булган бит! Ә ул һаман да яшьлек дәрте бөркелеп торган коңгырт кара күзләреннән нур чәчеп елмая. 70 яшен ваклап килә димәссең! Хәрәкәтләре җитез, фикер сөреше, хәтере кайбер яшьләргә биргесез. Безнең әңгәмә вакытында гына да 15ләп кешегә белешмә биреп өлгерде. Барысына да Әлфия апа кирәк. Кемдер медицина картасын таба алмый, икенчесе участок табибының эш режимын бутаган. Өченчесенә тиешле кабинетның кайдалыгын аңлатырга кирәк. Ник берсенә аз гына булса да тавышын күтәрсен: тигез һәм тыныч тавыш белән аңлатуын дәвам итә. Өстәвенә, 5 минут саен телефон чылтырый...

Һәм мин шифаханәнең баш шәфкать туташы Тәскирә Юныс кызы Мөхәммәтдинованың сүзләре белән тулысынча килешәм.

- Әлфия апага карата нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә аз булыр. Ул - безнең шифаханәнең тарихи ядкәре дә, теләсә нинди комиссиягә күрсәтерлек затлы визиткасы да. Ә иң мөһиме, үз эшенә җаваплы карашы, таләпчәнлеге, шул ук вакытта гаҗәеп кешелеклелеге белән барыбызга да үрнәк. "Шәфкатьлелек алиһәсе" дип йөртәбез без аны. Кайчагында урамда егылган кешеләргә кадәр (сәрхуше дә булгалый) күтәреп керәләр. Кемлегенә карамастан ("ул бит кемнеңдер газиз баласы, атасы..."), тиз арада ярдәм итү чарасын күрә, бәхетсезлеккә юлыккан кешенең якыннары белән хәбәрләшә, кирәк икән, ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Шуңа күрә җитәкчеләр дә белеп тора: Әлфия апа урынында икән, шифаханәдә тәртип һәм ярдәм сорап килгән бер кеше дә игътибарсыз калмаячак.

Аның сүзләрен шифаханәнең баш табибы Азат Әдгать улы Фәтхетдинов куәтли:

- Чыннан да, регистратураның эшен Әлфия Каюмовнадан башка күз алдына да китереп булмый. Ахыргы чиктә больницабызның абруен да югары квалификацияле табиблар белән беррәттән, Әлфия апа кебек тыйнак һөнәр ияләре, кешеләргә ярдәм итүне яшәү мәгънәсе итеп кабул иткән фидакарь хезмәткәрләр билгели бит.

Балачак хатирәләре

Әлфия Каюм кызы үзе дә шәһәрдәге иң бай тарихлы шифаханәдә эшләве һәм хезмәт кенәгәсендә ярты гасыр дәвамында бер генә язу булуы белән чиксез горурлана. Хатирәләр үзеннән-үзе аны яраткан хезмәтенә китергән тәүге сукмакларга йөгерә.

Тумышы белән Чаллыга сыенып утырган иң матур авылларның берсеннән - Югары Суыксудан ул. Сугыштан соңгы иң авыр чорда, 1947 елның 3 февралендә Каюм абый белән Бәдәр апаның тату гаиләсендә 7нче бала булып дөньяга килгән Әлфия. Сигезьеллык мәктәпне Түбән Суыксу авылына йөреп тәмамлаган. Кечкенәдән үк тереклек дөньясына, бөтен җан ияләренә мөкиббән булуы белән башка балалардан аерылып торган. Ояларыннан егылып төшкән кош балаларын дәвалап-тернәкләндереп, күрше-тирәдәге эт-песиләр белән мәш килеп уйнап үскән "табигать баласы"н әнисе Бәдәр апа да, әтисе Каюм абый да әрләмәгәннәр. Киресенчә, йомшак күңелле кызы белән әтисе ихлас күңелдән горурланган. "Табиб булыр минем кызым. Аллаһы боерса, укытырбыз, әйеме, әнисе" дип, нәни кызын алдына алып сөйгән...

Тик, ни кызганыч, әтисенә үзе баглаган өметләрне чынга ашыру, яраткан кызын институтларда укыту насыйп булмый. Үзенең намуслылыгы белән авылдашларының ышанычын яулаган колхоз рәисе Каюм абыйны 1952 елда бер шымчының ялган доносы аркасында төрмәгә ябалар. 10 баласы белән хатынын бөтен әйберләрен конфискацияләп кара мунчага куып чыгаралар. Ярый әле күршеләре алданрак йөгереп кереп, ябынып ята торган толыпларын саклап кала. Әле күпмедер вакыт "халык дошманы" балалары буларак та җәберләнү-рәнҗетүгә дучар була алар. Газиз әниләренең елап яшьләре кибә. Дөрес, райкомда инструктор булып эшләгән энесе Марс, бик озак дәгъвалап йөргәннән соң, 3 ел дигәндә, абыйсын төрмәдән азат итүгә ирешә. Ләкин кыйналып имгәнгән, тәмам сәламәтлеге какшаган Каюм абый өенә кайтып бер ел да яшәп калмый, Әлфия беренче сыйныфка укырга кергән елны вафат була.

- Сабый чакның үзәкне өзеп, күңелгә уелып калган бер хатирәсен мәңгегә онытасым юк. Әни мине үзе белән Казанга, әти янына төрмәгә алып барды. Өскә кияргә киемем дә юк иде. Күрше малаеның күлмәк-чалбарын киеп бардым. Ябыгып, агарынып калган әтиемнең күтәреп алып кочагына кысканын, саубуллашканда мөлдерәп тулган яшьләрен тыя алмыйча елаганын, 5 кенә яшьлек булсам да, аермачык хәтерлим. Кесәсендә озак саклап йөртүдән изелеп беткән ике конфетны нәни учларыма салганда, минем куанганымны күреп елмайган йөзе әле дә күз алдымда тора... Әти бик гыйлемле кеше иде, төрмәдән хатлар язып, матур-матур шигырьләр җибәреп торды. Мин аларны бәйрәмнәрдә сәхнәгә чыгып сөйләдем. Шигырь сөйләгәннәргә мәкле клиндер бирәләр иде. Энеләрем белән бүлешкәч бик күп тимәсә дә, тәмен татып калырга җитә иде...

Беренче сынау

Ачлы-туклы балачак, әнисенең көнне төнгә ялгап, салкын фермалардан, басудан кайтып кермичә суырылып-тилмереп эшләве, тик ашарга һаман да җитмәве мәңге онытылмаслык булып бәгыренә уелып калган Әлфиянең. Тик ничек кенә авыр булмасын, әтисенең изге әманәтен бер минутка да исеннән чыгармый ул. 1962 елда сигез сыйныфны бик яхшы билгеләренә генә бетергән кыз Чаллыдагы ике еллык медицина курсларына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, бер елга якын туган авылындагы медпунктта эшли. Шәфкать туташы һөнәренең беренче җитди имтиханын да шунда "тапшыра".

- Мин эшкә кайтуга, фельдшер чираттагы ялга китте дә барды. Өч көн эшләргә өлгермәдем: "Бер апаның тулгагы башланды. Әйдә тизрәк, бәби кабул итәргә әзерлән", дип, чакырырга килделәр. Бардым. "Больницага барырга кирәк, минем бернинди тәҗрибәм дә юк, әле укып кына чыктым", дип карыйм. Ә апаның үз туксаны туксан: "Юк, бер җиргә дә бармыйм. Бары тик өйдә генә табам", - дип инәлеп елый. Ни чарадан бичара дигәндәй, белгәннәремне укыдым да - тәвәккәлләдем. Ходайның рәхмәте, барысы да уңышлы чыкты. Тупырдап торган малай кабул иттем. Шул мизгелдә нинди хисләр кичергәнемне үзем генә беләм. Әле елыйм, әле көләм. Күрше әбекәйләр аркамнан сөеп, "маладис" дия-дия көчкә тынычландырдылар. Авылдашлар алдында абруем бер башка үсте шул көннән. "Каюм кызы булдырды, ичмасам", диюләре үзе ни тора! Әлбәттә, бераз борчуы да булды. Икенче көнне шәһәрдән комиссия килеп төшмәсенме! Баланың да, ананың да халәте әйбәт булгач, артык ачуланмадылар. Яшь гаилә генә түгел, бөтен күрше-тирә кыядай торды минем өчен. Менә шул көннән медицина мине үз итеп кабул итте дип уйлыйм.

Чаллы - бәхетле язмышым

Ә үзенең беренче сабыен - кызы Гүзәлне 17 яшендә таба Әлфия Каюмовна. Гомер юлдашы Фәнир белән алма кебек ике бала үстерәләр. Беренче декрет ялы бер айга да тулмый - өметле яшь белгечне 2нче шифаханәнең Сидоровка бистәсендәге филиалына участок табибы ярдәмчесе итеп чакыралар. Ул чакта әле төп бинаның фундаменты төзелә генә башлаган була.

- Эшли башлаган елларым КАМАЗ төзелгән чорга туры килде. Халык күп, табиблар җитешми. Завод эшчеләрен, төзүчеләрне иртәнге 7дән кичке 9га кадәр кабул итә идек. Шимбә-якшәмбе көннәрендә, кичләрен тулай торакларда яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшерергә дә җитешә идек. Алҗып-талчыгып кайтсак та, эшебездән тәм табып эшләү ниндидер канәгатьлек, рәхәтлек бирә иде. Хезмәт юлымны Чаллы, яраткан шифаханәм белән бәйләгән язмышыма мин бик рәхмәтле, - дип искә ала Әлфия апа ул көннәрне.

Шифаханәнең төп бинасы сафка баскач, бирегә күчә ул һәм 50 яшенә кадәр участок табибы ярдәмчесе булып эшли. Данлыклы терапевт Таисия Павловна Душко белән иңгә-иң куеп эшләгән елларын аеруча сагынып искә ала. Элеккеге пациентлары да онытмый аны. Тукталып, рәхмәт әйтеп китәләр. Аннан соң 16 ел инде белешмәләр бүлегендә намус белән хезмәт куя Әлфия Муллаянова. Биредә дә үзенең алыштыргысыз, чын шәфкать иясе икәнен раслаган. Аны яраталар, хөрмәт итәләр. Эчкерсезлеге, ярдәмчеллеге һәм акыллы киңәшләре өчен. Яшь белгечләр дә ягымлы остазлары тирәсендә бөтерелә. Шәфкатьлелеккә, иң мөһиме, кешеләрне яратырга өйрәтә ул аларны.

Буш вакытларын балалары, яраткан оныклары белән үткәрергә ярата Әлфия апа. Кызы белән улы аңа берсеннән-берсе сөйкемле 3 онык бүләк иткән. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә тәмледән-тәмле камыр ашлары пешереп көтеп ала ул аларны. Әле ул менә дигән селекционер да икән. "Бакчасында нинди генә сортлы җиләк-җимеш үстерми, анда керсәң, чыгасы килми. Өендә дә бүлмә гөлләре ел әйләнәсе шау чәчәктә утыра. Матурлыкка гашыйк гаҗәеп кеше ул безнең Әлфия апабыз", диделәр бертавыштан хезмәттәшләре.

Саубуллашыр алдыннан тагын бер зур куанычы белән уртаклашты Әлфия Каюм кызы. Оныгы Альбина быел медицина көллиятен тәмамлый.

- Миннән дә бәхетле кеше юк. Яраткан эшем, сөекле балаларым гомер буе миңа шатлык-куаныч кына китерде. Инде менә оныгым бөтен гомеремне багышлаган шәфкать туташы һөнәрен дәвам итәчәк. Каюм бабасының рухы сөенәдер инде, - диде ул шатлык яшьләре аша елмаеп.

Ә без Әлфия Каюм кызына бәхетле озын тормыш һәм хезмәт юлын йөгереп кенә үтәрлек яшәү дәрте, сәламәтлек, рух ныклыгы телибез. Ул бүген дә сафта. 2нче шифаханәнең белешмәләр тәрәзеннән кешеләргә игелек, сихәт өләшүен дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев