Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрне чистарту дәвам итә

Узган шимбәдә Комсомол районы, “Бумажник” ҖЧҖ, “Комсомол” МУП, “Горзеленхоз” ААҖ хезмәткәрләре җылылык трассасы буйлап Низаметдинов урамыннан башлап 28 кварталны чүп-чардан чистарттылар

Үзәк районы хакимияте хезмәткәрләре ТИҮ рәисләре белән берлектә “Чаллы Яр” бистәсе янындагы яр буен чүп-чардан арындырдылар. Автозавод районында 63 комплекс бистәдә өмә үткәрелде (Яшьлек проспектыннан Залесный проспектына кадәр Җиңүнең 40 еллыгы урамы буйлап). Майның соңгы шимбә өмәсендә 1455 кеше, 70тән артык оешма, 22 техника катнашты. 500 гектар мәйданда көнкүреш һәм үсемлек калдыкларыннан чистартылды, 297 куб метр чүп-чар чыгарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев