Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрнең җәмәгать киңлекләрендә бушлай Wi-Fi эшли башлады

Яр Чаллыда бушлай Wi-Fi эшли башлады.

Бүгенге көндә ул шәһәрнең 11 ноктасында тота: шуларның өчесе - Энтузиастлар, дүртесе - Боровецк бульварларында, икесе - Ф.Табеев исемендәге яр буенда һәм тагын икесе - «Энергетик» мәдәният сарае каршындагы мәйданда. Wi-Fi хезмәте зонасының уртача  радиусы 1000 метр, үткәрү көче 50 Мбит/секунтка кадәр. Әлеге хезмәт шәһәрдә барлык кешеләр өчен дә бушлай Wi-Fi дан файдалану проектын гамәлгә ашыру максатыннан башкарыла.

Бушлай интернеттан файдалану өчен Бердәм идентификацияләү һәм авторизацияләү системасы порталында (ЕСИА) теркәлү кирәк. Моның өчен «DOM.RU Wi-Fi» га тоташу зарур.  Аннан соң «Дәүләт хезмәте аша керү» пунктын сайлап, логин һәм пароль җыеп керергә мөмкин. Һәр кулланучы өчен интернет тизлеге 5 Мбит/секунттан да ким түгел.

 

http://nabchelny.ru/news/32339

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев