Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Сәнгатьләр төне”ндә рок-концерт, КамАЗ-5490 һәм мастер-класслар

Халыкны сәнгать, матурлык белән якыннан таныштыру максаты белән, ел саен илебездә төрле чаралар үткәрелә. Аларның күбесе даими төсмер алып, үзенчәлекле рәвештә оештырыла. Мәсәлән, бүгенге көндә "Музейда төн", "Библиотөн", "Музыка төне" акцияләре эшләп килә. 2013 елда РФ Мәдәният министрлыгы инициативасы белән алар рәтенә "Сәнгатьләр төне" чарасы да кертелде.

Ел саен ноябрь айларында илебезнең төрле регионнарындагы иҗади мәйданнарында үзенчәлекле һәм, иң мөһиме, бушлай күргәзмәләр оештырыла, спектакльләр, иҗади очрашулар, квестлар үткәрелә. Яр Чаллы шәһәре дә әлеге чарадан читтән калмады. 3 ноябрь көнне шәһәребезнең "Тарих һәм туган якны өйрәнү музее" барлык чаллыларны "Сәнгатьләр төне"нә чакырды.

Кичке сәгать 16:00 дан төнге 21:00 га кадәр, теләгән һәр кеше музейга килеп, күпсанлы тематик экспозицияләрне карап, халкыбызның, шәһәребезнең тарихы белән таныша алды. Залда дистәләгән төрле тематик күргәзмәләр оештырылды. Моннан тыш чарада күпсанлы уен зоналары, пыяла өстендә рәсем ясау, мехенди сәнгате, курчаклар ясарга өйрәтүче мастер-класслар эшләп килде. Фотога төшәргә яратучылар өчен дә шактый гына кызыклы зоналар булдырылды.

- "Сәнгатьләр төне" Бөтенроссия акциясендә чаллылылар бик теләп катнашалар. Без дә елдан-ел әлеге чарага үзгәрешләр кертеп, аларны гаҗәпләндерергә тырышабыз. Мәсәлән, быел "Сәнгатьләр төне"ндә өр яңа КамАЗ-5490 машинасы катнашында үзенчәлекле зона эшләп килде. Теләгән һәр кеше әлеге машинага утырып, аның техник характеристикалары белән танышып, фотога төшә алды. Моннан тыш без музейның фондлары буенча экскурсияләрне оештырдык. Андагы экспонатларның саны 52 меңнән артып киткән. Ә күргәзмәләрдә аларның нибары өчтән бер өлеше генә урнаштырып күрсәтергә була. Шуңа да тулы тарихи "байлыкны" күрергә теләүчеләр өчен бу бик кызыклы экскурсия булды. Планетарий эшләде.

Илюзияләр яратучылар өчен фокусчы Сергей Акулов катнашында кызыклы чыгышлар күрсәтелде. Чараны исә "Третий круг" рок-төркеме концерт белән тәмамлады,- дип сөйләде "Тарих һәм туган якны өйрәнү музее"ның директоры Рәйсә Булатова.

Чыннан да, "Сәнгатьләр төне"ндә халык шактый иде. Шунысы сөендерә, аларның күбесе парлы, яшь балалы гаиләләр. Әлеге чара турындагы фикерләре белән кызыксынып, алар белән аралашып та алдык:

Альмира Сәләхетдинова, яшь әни

- Мондый чараларга еш йөреп торабыз. Балалар белән, дуслар белән киләбез. Бик кызыклы. Сабыйларга да ошый. Балаларым Рәилә һәм Дамил мастер-классларда да катнашырга өлгерделәр. Кызганыч, бер генә көн була. Озаграк барса, өйдә әтисе белән калган Сәитне дә алып килгән булыр идек.

Анна Широбокова, яшь әни

- "Сәнгатьләр төне" кызыклы итеп оештырылган. Зурларга да, балаларга да карарга бик күп экспонатлар бар. Монда улым Лева белән килдем. Ул аеруча хайваннар һәм кошлар күргәзмәсендәге кабан дуңгызын ошатты. Бик табигый итеп ясалган. Бу бик файдалы чара дип уйлыйм. Шуңа да балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар белән монда күбрәк килергә киңәш итәр идем. Аларны кечкенәдән үк матурлыкны күрә һәм аны бәяли белергә өйрәтергә кирәк.

Надия Ситдикова, студентка

- Әлеге чара туында интернет челтәрләреннән белдем. Дусларым белән килдек. Планетарийга кермәкче идек. Әмма, кызганычка каршы, билетларны алып бетергәннәр. Ләкин моңа карамастан, бик күп кызыклы күргәзмәләрне карадык. Монда килүемә шатмын.

Светлана Бабич, курчаклар ясаучы мастер-класс җитәкчесе

- Халыкның акциядә катнашуы сөендерә. Балаларны кече яшьтән үк шундый чараларга йөртергә кирәк. Бу аларны рухи яктан тәрбияләп, камилләшүенә ярдәм итәчәк. Монда алар үзләре өчен бик күп кызыклы мәгълумат та таба алачаклар. Мәсәлән, мин курчакларны ясарга өйрәтүче мастер-классны җитәклим. Балаларны да аларны ясау серләренә өйрәтәм. Теләп катнашалар.

"Тарих һәм туган якны өйрәнү музее"ның директоры Райса Булатова әйтүенчә, киләчәктә дә монда күңелле чаралар планлаштырылган. Мәсәлән, февральда "Гашыйклар төне" тематик кичәсе узачак. Ул да үзенчәлекләргә бай булыр, дип ассызыклый оештыручылар. Анда гашыйк парлар гына түгел, ә гомумән, мәхәббәт хисен тоеп яшәүче һәр шәһәрдәшебез катнаша ала.

Альбина ЗАРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев