Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортларда фатир бәясе арта

    Социаль ипотека программасы буенча төзелә торган йортларда фатир бәясен 21 процентка арттырырга җыеналар.

    «Салават күпере» торак комплексында, мәсәлән, Дәүләт торак фонды фатирның 1 квадрат метрын 32 меңнән 38 меңгә күтәрү турында карар кабул иткән. Ахыр чиктә бу сумма 42 мең сумга кадәр җитәчәк, имеш.

    Социаль ипотека фатирлары нигә кыйммәтләнә?

    Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова да аңлатма бирде. Баксаң, әлеге адымны кабул иткәнче, Президент карары белән җитди анализ ясалган, барысы да тикшерелгән, социаль ипотека программасы буенча торак бәяләрен алга таба кыйммәтләндерү турында сүз бармый. Бәяләрнең артуы да «Салават күпере» торак комплексында төзелеп килә торган йортларга гына кагылачак.

    Бу яктан әлеге торак комплексының «бәхете» бар инде. Һәрчак игътибар үзәгендә ул. Хәтта халык телендә аны «президент районы» дип йөртә башлаганнар. Биредә халыкны әле йортларны вакытында тапшырмыйча газаплыйлар, әле халык үзе канәгатьсезлек белдереп пикетларга чыга, әле нәфис сүз остасы Рәшит Сабиров ул якларны Казанның чите дип атый, анда яшәүчеләрне кыр куяннарына, этләргә тиңли...

    Билгеле булганча, быел «Салават күпере» торак комплексында биш йорт куллануга тапшырылды. Яңа кагый­дәләр фатир ачкычларын алырга өлгергән, соңгы беркетмәне төзегән кешеләргә кагылмаячак. Алар квадрат метрларны килешүдә күрсәтелгән бәядән түләячәк. Менә 2020 елда өй туен үткәрергә хыялланган фатир хуҗаларына тораклары өчен кыйммәтрәк түләргә туры киләчәк. Хәзер комплекста тагын тугыз торак төзелеп килә. Аларны киләсе ел башында куллануга тапшырырга ниятлиләр.

    Дәүләт торак фонды хезмәткәрләре аңлатуынча, алар бәяләрне арттырырга мәҗбүр. Подрядчы оешмаларның фикерләрен анализлаганнан соң, төзүчеләрнең хәлләренә керергә булганнар. Төзелеш материаллары кыйммәтләнә, эшчеләрнең тиеннәргә эшлисе килми, аннары арзан фатирның сыйфаты да шуның кадәр генә, финанс белән бәйле проблемалар килеп туса, торакларны куллануга тапшыруда тоткарлыклар килеп чыгуы бар. Җирне ызанлау, проект эшләре, экспертизалар уздыру – барысы да акча. Җитмәсә, төзүчеләрнең дә күптән артмаган хезмәт хак­ларын, ниһаять, 2020 елдан күтәрергә булганнар. Ә болар барысы да квадрат метр бәясенә тәэсир итә. Кыскасы, ничек кенә булмасын, төп максат – социаль ипотека һәрчак кеше өчен уңайлы, торакка мохтаҗ кешеләр сатып алыр­лык булырга тиеш.

    Булмаганны көтүдән ни файда?

    Казанда «торак базары»нда фатирның бер квадрат метры уртача 75-83 мең сум тирәсендә тирбәлгәндә, социаль ипотека программасы буенча тапшырыла торган йортларның квадрат метры 42 мең сум булу түзәрлек тә кебек. Әмма социаль төшенчәсенең елдан-ел үз мәгънәсен югалта баруы гына тынгылык бирми халыкка.

    Күптән түгел Дәүләт торак фонды заем бирүне туктатты. Заем вакытында фонд үз акчасына фатирларны сатып ала иде. Социаль ипотека программасында катнашучылар кредитны фондка түләде. Заем килешүе ана капиталыннан файдаланырга, торакны үз милкең итеп рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә, бу вакытта торак наймы өчен түләүдән азат ителәсең, кыс­касы, күпмедер акчаны янга калдырып булды. Тик бу өлкәдә чикләүләр кертелгәч, заемнан ана капиталы булганнар гына файдалана ала.

    Социаль ипотека программасы буенча торакны еллар буе көтәргә кирәклеге дә кешенең күңелен кайтара. Яшел Үзән районыннан Алия Сабирова социаль ипотека программасы буенча шактый еллар фатир көткәннән соң, түземлеге бетеп, документларын кире алды, хәзер инде бер елдан артык гаиләсе белән «классик» ипотекага алынган фатирында гомер итә. «Булмаганны көтүдән ни файда? Өстәвенә ай саен 4 мең сумга якын кертем түләп барырга кирәк. Торакның урынын сайлап алу мөмкинлеге юк, шәһәр читендә яшәр өчен ничә ел көтәргәме? Җитмәсә, хәзер бәясе дә кыйммәтләнә», – ди Алия.

    Әле кайчан гына әлеге дәүләт программасы кешеләр өчен соңгы өмет кебек иде. Елына 7 генә процент ставка, кредитны ана капиталы ярдәме белән капларга була, квадрат метрга бәя чагыштыр­мача арзан... Нәрсә кирәк тагын? Әмма хәзер дәүләт тарафыннан тәкъдим ителә торган башка ташламалар да җитәрлек. Өстәвенә, социаль ипотека программасында бары бюджет өлкәсендә эшләүчеләр генә катнаша ала.

    Торак базарына килгәндә риэлторлар, быел бәяләр нык арта, дип куркыткан иде. Әмма фаразлары чынга ашмады. Моны алар, эскроу­счетларга күчү аркасында килеп чыгар, дип уйлаганнар иде. Татарстанда әлеге яңа система буенча 16 банк эшли. Эскроу-счетлар кешенең хокукларын яклар өчен уйлап чыгарылган. Кеше төзелеп килә торган йорттан фатир алырга уйласа, акчаны турыдан-туры йорт салучыга түгел, ә банкта ачылган махсус эскроу-счетларга салачак. Төзүче компания белән килешү төзелә, ул Росреестрда теркәлә, йорт куллануга тапшырылганчы, сатып алучы ай саен акчаны банкка түләп бара. Йорт төзүчегә бу акча бары йорт төзелеп беткәннән соң гына күчерелә. Әлегә республикадагы йортларның 70 процентка якыны иске кагыйдәләр буенча салына, чөнки төзелеш 30 процент үтәлгән икән, йорт салучыларга фатирларны иске бәядән сатарга рөхсәт бирелде. Шуңа да фатирларга бәяләр сизелерлек үсмәде.
     
    Сабыр итәргә генә кала

    Риэлторлар исә, торак базарында 2024 елга кадәр әллә ни зур үзгәрешләр булмас, дип уйлый. Ел саен берничә процентка торак кыйм­мәтләнү – гадәти күренеш. Ләкин төрле акцияләр, ташламалар белән ул бәяләрне барыбер бер тирәдә саклыйлар. «Ничек кенә булмасын, торак алырга теләгән кеше аны бүген алса яхшырак, кыйммәтләнмәсә дә, торак бәясе инде төшмәячәк», – дип ышандыра риэлторлар.

    Җәй башында төзелеп бетмәгән торактан фатир алу отышлы булып саналса, хәзер халык икенчел торак базарына күбрәк игътибар бирә башлаган икән. Күбесенең көтәсе килми, вакытлыча фатир алып тору бәяләре арзан түгел, бер бүлмәле фатир өчен Казанда аена 13-15 мең сум түләргә туры килә. Аннары яңа фатир белән икенчел торак базарындагыларының бәяләре әллә ни аерылмый. Әйтик, әлеге дә баягы «Салават күпере» торак комплексындагы 65 квадрат метрлы ике бүлмәле фатирны 3 миллион 500 мең сумга да алыр­га була.

    Моннан берничә ел элек кредитка фатир алганда еллык ставкалар 18әр процентка җитә иде хәтта. Ул чакта елына 7 генә процент ставка бирелә торган социаль ипотека программасы иң отышлысы булып саналды. Тик хәзер процент ставкалары төште. Кредит алу гадиләштерелде. 2018 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр гаиләдә туган икенче, өченче балага – 4,9 процент белән кредит бирүче банклар, аерым таләпләр үтәлгәндә, 5-6 процент белән тәкъдим ителә торган кредитлар җитәрлек. Хәтта фатирны процентларсыз, кичектереп түләү шарты белән алу мөмкинлеге дә бар.

    Безнең республикада гына эшләп килгән, уникаль булып саналган социаль ипотека актуальлеген югалтмасмы? Әлеге үзгәрешләр дәүләт программасында катнашырга теләүчеләр санын киметмәсме? Ничек кенә булмасын, социаль ипотеканың үз өстенлекләре бар. Беренчел кертем зур суммада таләп ителмәү, гаиләдә туган бала өчен күчерелә торган 200 мең сумны әйтәсеңме, айлык кертем дә әллә ни зур суммада түгел. Әнә булачак фатирларын дүртенче ел көткән Вафиннар гаиләсе артка чигенергә, өметен өзәргә уйламый. «Безнең гаиләдә өч бала.

    Һәрберсе өчен 200 мең сум акча күчте, ана капиталы акчасын да кредитны каплар өчен кулланырга уйлыйбыз. Социаль ипотека программасы буенча фатир алсак, безгә өч бала өчен 1 миллион сумга якын акча дәүләттән биреләчәк дигән сүз. Башка төр ипотекада мондый мөмкинлекләр юк бит. Сабыр итәргә генә кала», – ди Вафиннар. Көтеп карыйк, программаның нәтиҗәләрен вакыт күрсәтер.

     

     

     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/sotsial-ipoteka-programmasy-buencha-tzel-torgan-yortlarda-fatir-byase-arta

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: