Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Спорт корылмалары төзекләндерелә

Шәһәрнең 2013 елдагы физик культура һәм спорт тармагы эшчәнлегенә йомгак ясаган киңәшмәдә спорт корылмаларын төзекләндерү, яңарту кирәклеге иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов быел шәһәрнең һәр районында ачык спорт мәйданчыклары төзеләчәген хәбәр итте. Бу масштаблы проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. Универсаль...

Шәһәрнең 2013 елдагы физик культура һәм спорт тармагы эшчәнлегенә йомгак ясаган киңәшмәдә спорт корылмаларын төзекләндерү, яңарту кирәклеге иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булды. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрһад Латыйпов быел шәһәрнең һәр районында ачык спорт мәйданчыклары төзеләчәген хәбәр итте. Бу масштаблы проект ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән тормышка ашырыла. Универсаль спорт мәйданчыкларында баскетбол, футбол, волейбол күнегүләре үткәрү, шулай ук урам тренажерларында шөгыльләнү өчен шартлар тудырылачак. Спорт мәйданчыкларының 6 варианты тәкъдим ителә. Аларның барысында да спорт зоналары бүленеп, спорт белән тәүлекнең караңгы вакытында да шөгыльләнү өчен яктырткычлар урнаштыру күздә тотыла. Яшәү урыннарына якын булган мондый мәйданчыклар, һичшиксез, чаллылыларны спорт белән актив шөгыльләнүгә җәлеп итәр.

"Яр Чаллы" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә ремонт эшләре 2013 елның ноябрендә башланган иде. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе белән спорт мәктәбенә капиталь ремонт ясау өчен 90,7 млн сум бүленгән. Монда барлык витражлар алыштырылачак, спорт заллары һәм кабинетлар ремонтланачак. Фасадны яңарту һәм әйләнә-тирә территорияне төзекләндерү дә планлаштырыла. Шулай ук түбә ябу, кайнар һәм салкын су белән тәэмин итү, җылыту һәм канализация системалары ремонтланачак. Бүгенгә эшләрнең 33%ы башкарылган. График буенча объектта ремонт эшләре 15 майга төгәлләнергә тиеш.

"Уңайлы мохит" республика программасы кысаларында өч учреждениедә - "Чаллы", "Этюд", "Дельфин" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәпләрендә уңайлы мохит булдыру буенча максатчан эш башкарылган. Быел "Яр Чаллы" һәм "Витязь" спорт мәктәпләрендә дә уңайлы мохит тудыру күздә тотыла. "Дельфин" балалар-яшьләр спорт мәктәбен төзекләндерүгә дә республика бюджетыннан 39 млн сум бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев