Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Студент хәлен аңлап

Киләсе елдан югары уку йортларының түләүле бүлекләрендә "4"ле һәм "5"легә укыган студентларның матди хәлләре бераз җиңеләергә мөмкин. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы аларны бюджетка күчерү турындагы боерыкка үзгәрешләр кертергә җыена. Әмма бер шарт бар: әлеге юнәлеш буенча буш урыннарның булуы кирәк. Бүген мондый мөмкинлеккә сессияләрен вакытында тапшырган, тәртипле, акчаларын вакытында...

Киләсе елдан югары уку йортларының түләүле бүлекләрендә "4"ле һәм "5"легә укыган студентларның матди хәлләре бераз җиңеләергә мөмкин. Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы аларны бюджетка күчерү турындагы боерыкка үзгәрешләр кертергә җыена.

Әмма бер шарт бар: әлеге юнәлеш буенча буш урыннарның булуы кирәк. Бүген мондый мөмкинлеккә сессияләрен вакытында тапшырган, тәртипле, акчаларын вакытында түләгән, шул ук вакытта ике семестрны да бары "5" ле билгеләренә генә тапшырган егет-кызлар ия.

Мондый мөмкинлектән хәзер "5"легә генә түгел, "4"легә укучылар да файдалана ала. Бу аларга яхшырак укырга этәргеч бирәчәк, дип ачыклык кертә Россия Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.

Мәсьәлә вуздагы махсус комиссия ярдәмендә хәл ителәчәк. Шулай ук Студентлар берлегенең дә фикере исәпкә алыначак. Әгәр студент балигъ булмаса, югары уку йортларындагы ата-аналар советы да тәкъдимнәрен җиткерә ала.

Бюджетка күчәргә гариза биргән студентның уку, фән өлкәсендәге казанышларыннан тыш, иҗтимагый, мәдәни, спорт буенча уңышлары да бизмәнгә салыначак. Бер урынга ике кеше дәгъва кылган очракта, өстенлек яхшырак укыганнарга биреләчәк. Мөмкинлекләр тигез булганда, иҗтимагый тормышта ни дәрәҗәдә катнашуына, активлыгына игътибар итәчәкләр. Билгеле, әлеге яңалыкны кертү өчен бюджет урыннарының санын арттырырга кирәк. Сер түгел, хәзерге вакытта мондый бәхет бик сирәкләргә генә елмая.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев