Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Студентларга – өстәмә һөнәр

Укучыларны һәм студентларны эшкә урнаштыру үзәге студентларны отель аниматорлары, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ташчы һөнәрләренә укыту-өйрәтүне оештыра. Киләсе елдан әлеге белгечлекләр буенча эшләү мөмкинлеге дә туачак. - Мәскәү осталары белән берлектә, ноябрь аенда отель аниматоры һөнәренә өйрәтәчәкбез. Алга таба әлеге студентлар җәйге каникулларда башка илләрдә булып, акча да...

Укучыларны һәм студентларны эшкә урнаштыру үзәге студентларны отель аниматорлары, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, ташчы һөнәрләренә укыту-өйрәтүне оештыра. Киләсе елдан әлеге белгечлекләр буенча эшләү мөмкинлеге дә туачак.

- Мәскәү осталары белән берлектә, ноябрь аенда отель аниматоры һөнәренә өйрәтәчәкбез. Алга таба әлеге студентлар җәйге каникулларда башка илләрдә булып, акча да эшләп кайту мөмкинлегенә ия булачак. Билет бәяләрен, визаларны һәм башка чыгымнарны эш бирүче түләячәк. Шулай ук яшьләр һәм студентларның хезмәт отрядларында катнашучыларны эшче һөнәрләргә өйрәтү буенча республика программасы да гамәлгә керә. Безнең шәһәр өчен 10 электр һәм газ белән эретеп ябыштыручыга, 20 ташчыга квота бирелде. Аларны укыту һәм һөнәргә өйрәтү өчен акча республика бюджетыннан бүленә, - диде укучыларны һәм студентларны эшкә урнаштыру үзәге директоры Оксана Тафеева.

Быел Үзәк ярдәме белән җәйге каникуллар вакытында 1174 укучы эшкә урнаштырылды. Яшүсмерләрнең 2,5 сәгатьлек эш көне өчен хезмәт хакы 1510 сум тәшкил итте. Шулай ук балаларның һәркайсына мәшгульлек үзәгеннән матди ярдәм буларак, 1275әр сум түләнде.

Моннан тыш, учреждение тарафыннан 87 хезмәт отряды оештырылды. Аларда 3123 студент хезмәт белән чыныгу үтте. Быелгы җәйдә яшьләр Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарында, Ижау, Сочи, Мәскәү, Екатеринбург, Түбән Тагил, Анапа һәм Көньяк Сахалин шәһәрләрендә эшләделәр.

Студентлар дистәләгән эшче һөнәрләрдә үзләренең уңганлыкларын, җаваплылыкларын сынадылар. Зур төзелеш мәйданнарында бетончылар, штукатур-малярлар, сәламәтләндерү лагерьларында педагоглар, пассажир поездларында озатып йөрүчеләр, сатучылар, официантлар һәм хәтта коткаручылар булып та хезмәт куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев