Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Светлана Захарова Яр Чаллының медицина хезмәткәрләренә саклагыч костюмнар тапшырды

ТР Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова сугыш ветераннары өчен госпитальдә булды. Ул коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренә шәхси саклану чараларын тапшырды.

Депутат билгеләп үткәнчә, «Бердәм Россия» партиясе тарафыннан коронавирус инфекциясенә каршы көрәшкә партия фондына айлык взнослар җибәрү турында карар кабул ителгән.

 Бу акчаларга коронавируслы авырулар белән эшләүче медицина хезмәткәрләре өчен бер тапкыр кулланыла торган шәхси саклану чаралары сатып алынды. "Мондый костюмнар һәрвакыт кирәк, чөнки барлык медиклар да авырулар белән тулысынча экипировкаланып эшли, ә смена тәмамланганнан соң костюмнар утильләштерелә. Медицина оешмасында мондый чараларның һәрвакыт зур запасы булырга тиеш", - диде ул.

 

 

Шәһәрнең коронавируслы авырулар белән эшләүче дүрт дәвалау учреждениесенә 800 костюм тапшырылды: сугыш ветераннары өчен госпиталь, йогышлы авырулар хастаханәсе, Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе һәм 2 нче шәһәр хастаханәсе.

Госпитальнең баш табибы Резеда Мавзютова ассызыклап үткәнчә, госпитальнең барлык медицина хезмәткәрләре дә, үзләрен һәм тирә-юньдәгеләрне авырудан саклау өчен, шәхси саклану чаралары киеп эшлиләр.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев