Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сынатмады

"Иң яхшы элемтә хезмәте бүлеге башлыгы-2014" бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабына йомгак ясалды. Республика бәйгесендә 20 элемтә бүлеге башлыгы (Татарстанда барлыгы 1200 элемтә бүлеге бар) катнашкан. Чаллының 19нчы элемтә бүлеге башлыгы Татьяна Гетманская бәйгедә күрше Түбән Кама почтамтының 5нче элемтә бүлеге башлыгы Марина Ванюшевадан азга гына калышып, икенче урынны...

"Иң яхшы элемтә хезмәте бүлеге башлыгы-2014" бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының республика этабына йомгак ясалды.

Республика бәйгесендә 20 элемтә бүлеге башлыгы (Татарстанда барлыгы 1200 элемтә бүлеге бар) катнашкан. Чаллының 19нчы элемтә бүлеге башлыгы Татьяна Гетманская бәйгедә күрше Түбән Кама почтамтының 5нче элемтә бүлеге башлыгы Марина Ванюшевадан азга гына калышып, икенче урынны алган. Шәһәрдәшебезнең октябрь аенда Оренбургта Идел буе федераль округы буенча узачак бәйгедә катнашуы ихтимал. Округ конкурсына җибәрү өчен жюри беренче өч җиңүче арасыннан берсен сайлап алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев