Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиблар белән сөйләшәсең килсә...

Балалар табибы Александр Зотов сәламәт яшәү рәвеше алып баруы белән билгеле шәхес.

Ул халыкка файдалы эшләре белән хөрмәт казанды. Александр Николаевич җәй көне катлаулы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен скаут хәрәкәте оештыра. ЗАГС белән берлектә гаиләне саклап калуга багышланган лецияләр үткәрү. Аның тәкъдиме белән башланган скандинав йөрүе дә халык арасында популяр.

Шушы көннәрдә ул "Табиб белән йөрү" дигән хәйрия-сәламәтләндерү хәрәкәте оештыру мәсьәләләре буенча йөрүен хәбәр итте. “Октябрьдән алып майга кадәр 27 атна дәвамында "Кызыл тау" мәдәният үзәгендә шәһәрнең танылган табиблары, тар белгечләр белән очрашулар узачак.  Сәгать 10нан башлап билгеле бер табип үзенең белгечлеге буенча лекция  башлый. Аннары теләгән кеше табиб белән бергә урманда йөри ала. Саф һавада йөргән вакытта белгечкә үзеңне кызыксындырган сорауларны биреп, аңардан түгел җавап һәм киңәш алу мөмкинлеге бар“, – ди ул. Шулай ук һәр очрашуда 9-10 сәгатькә кадәр 6–8 кеше ROFES-тест уза ала. Бу – организмның хәзерге вакытта нинди халәттә булуын ачыклый торган экспресс-тест. 

Октябрьдә шәһәрдәшләребез Александр Зотов (06.10),  шәһәрнең баш психиатры Исаак Беккер (13.10), кинезиология һәм висцераль массаж  буенча белгеч Татьяна Чернова (27.10) белән очраша алачак

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев