Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Табиблар электрон рецептлар яза башлады

7 апрельдән Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының яңа рецепт бланклары кертү һәм дарулар билгеләү кагыйдәләрен яңарткан боерыгы үз көченә керде. Бу хакта “Российская газета” яза.

Хәзер рецептлар я кәгазьдә языла, я медицина хезмәткәренең көчәйтелгән электрон имзасы белән расланган электрон документ рәвешендә рәсмиләштерелә ала.
Электрон рецептларга күчү Россия Хөкүмәте каршындагы Эксперт советы тарафыннан эшләнгән телемедицина технологияләрен үстерү буенча «Юл картасы»нда 2016 ел уртасында игълан ителгән иде. Анда 2023 елга дәүләт медицина учреждениеләренең кимендә 70 проценты электрон рецептлар язарга тиеш дип күрсәтелгән.
Пациентлар алардан файдалана алсын өчен, даруханәләрдә мондый рецептларны кабул итү системасын җайга салырга туры киләчәк.
«Медицина учреждениеләреннән даруханәләргә мәгълүматлар тапшыруның синхронлаштырылган системасы булдырылырга тиеш, ул дарулар әйләнешен күзәтү системасын да үз эченә ала, — дип аңлатты медицина фәннәре кандидаты фармаколог Орест Ибраһимов. — Бу тиз булыр дип уйлыйм. Бездә цифрлы технологияләр бик тиз үсә».

 

http://maydan.tatar/tabiblar-elektron-receptlar-yaza-bashlady/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X