Шəhри Чаллы

Табигатьне кайгыртучыларга - бүләк

Татарстанда табигать саклау кануннары бозган фактлар турында хәбәр иткән кешегә акча бирәләр. Моңарчы 1 мең сум түләнгән булса, ә 2016 ел башыннан 1.5 мең сум тәгаенләнгән, дип хәбәр итә Интертат.ру сайты. Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде. Рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны гомуми кулланыштагы су объектына,...

Татарстанда табигать саклау кануннары бозган фактлар турында хәбәр иткән кешегә акча бирәләр. Моңарчы 1 мең сум түләнгән булса, ә 2016 ел башыннан 1.5 мең сум тәгаенләнгән, дип хәбәр итә Интертат.ру сайты.

Түләүле хәбәрләрнең исемлеге дә киңәйде. Рөхсәтсез чүплекләр һәм файдалы казылмаларны законсыз чыгарудан тыш, хәзер гражданнарны гомуми кулланыштагы су объектына, аның яр буена үткәрмәү, су саклау зонасында хуҗалык итү һәм башка эшчәнлек, җир бозу (туфракның уңдырышлы катламын бетерү) турындагы хәбәрләр өчен дә акча түләнә.

Хилафлыкларны фотога йә видеога төшереп, Министрлыкның интернет кабулханәсе (http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm) ашаeco.signal@tatar.ru электрон почтасына хәбәр җибәрергә яисә Министрлыкка үзең килеп тапшырырга мөмкин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: