Шəhри Чаллы

Таныклык алу кыенлаша

Автомобиль бүген транспорт чарасы гына түгел, яшәеш нормасына, көндәлек ихтыяҗга әйләнде. Һәр гаилә икешәр машина тоткан, шул исәптән, руль артына елдан-ел күбрәк гүзәл затлар утырган заманда юл хәрәкәтенең киеренкелеген күз алдына китерү кыен түгел. Бүгенге көндә Чаллыда 183 мең җиңел транспорт чарасы теркәлгән. Машина йөртү хокукына ия булучылар да артып...

Автомобиль бүген транспорт чарасы гына түгел, яшәеш нормасына, көндәлек ихтыяҗга әйләнде. Һәр гаилә икешәр машина тоткан, шул исәптән, руль артына елдан-ел күбрәк гүзәл затлар утырган заманда юл хәрәкәтенең киеренкелеген күз алдына китерү кыен түгел. Бүгенге көндә Чаллыда 183 мең җиңел транспорт чарасы теркәлгән. Машина йөртү хокукына ия булучылар да артып тора. 2014 елның 9 аенда гына 7832 шәһәрдәшебез автомобиль йөртүчеләр сафына кушылды. Кызганычка каршы, машина йөртергә өйрәтүнең сыйфаты барлык автомәктәпләрдә дә бердәй түгел. Юл-транспорт һәлакәтләре статистикасы (узган чорда - 477) шуны дәлилли.

Чыннан да, шәһәр юлларында транспорт хәрәкәтенең куркынычсызлыгын тәэмин итүдә автомәктәпләрнең роле бәхәссез. Бу нисбәттән, Чаллының баш дәүләт автоинспекторы Радий Кадиков: "Юл статистикасы турыдан-туры без укытып чыгарган машина йөртүчеләргә бәйле, - дип ассызыклап әйтте. Гомумән, бүген машина йөртүчеләрне әзерләүгә таләпләрне катгыйландыру, бу нисбәттән, мәктәпләр эшчәнлеген тикшерү, укыту программасына үзгәрешләр кертү иң мөһим бурычларның берсе итеп куела. Безнең республикада яңа таләпләр август аенда ук гамәлгә керде. Алар нигезендә һәр мәктәп җитәрлек санда махсус машиналар, иркен йөртү мәйданчыгы белән тәэмин ителергә тиеш. Бүген шәһәрдәге 25 автомәктәпнең һәркайсында тикшерү бара. Шунысы мөһим: әлеге чорда Чаллыда гына түгел, бөтен ил күләмендә автомәктәпләрдә яңа курсантлар кабул ителмәячәк. 12 августка кадәр теркәлгәннәр генә укуларын дәвам итә. Ә инде алга таба эшчәнлекләрен дәвам итү өчен, һәр мәктәпкә ЮХИДИның рәсми рөхсәтен алу зарур.

- Безнең максат кемнеңдер эшчәнлеген туктату түгел. Яңа программа, чыннан да, автомәктәпләргә катгый таләпләр куя. Аларга җавап биргән уку йортлары алга таба да эшчәнлеген дәвам итәчәк. Аннан соң, лицензия бирү-бирмәүне ЮХИДИ инспекциясе хәл итми. Бу эш РФ Мәгариф министрлыгы җаваплылыгында. Безнең белгечләр һәр учреждениенең матди-техник базасын тикшереп, тиешле бәясен генә куя, - дип ачыклык кертте Радий Зәки улы.

Ә инде яңа таләпләрне тормышка ашыруга килгәндә, матди-техник базаны яңартуга һәм яңа программа буенча укытуга автомәктәпләр бүген шактый чыгымнар сарыф итә. Шуңа күрә машина йөртергә өйрәтү дә якынча 7-10 меңгә кыйммәтләнергә мөмкин, дип фаразлый белгечләр. Әлеге ситуациягә "Фиеста" автомәктәбе директоры Рөстәм Зәйнәбетдинов ачыклык кертә.

- Моннан берничә ел элек Мәгариф министрлыгы автомәктәпләргә лицензияне булган документларына гына нигезләнеп тапшыра иде. Күпләр моннан файдаланып, "портфельле" мәктәпләр ачтылар. Ә аларның эшчәнлеген, машина йөртүчеләрне укыту сыйфатын контрольгә алучы булмады. Әйтик, 2008 елда машина йөртүче таныклыгын алу 19 мең сум торса, "портфельле" автомәктәпләр, үзләренә күбрәк курсантлар җыю максатында, укыту бәясен 12 мең сумга кадәр төшерделәр. Нигездә, укыту сыйфаты һәм ахыргы нәтиҗә арткы планда калды. Шуңа күрә, әлеге ситуациядә безгә дә бәяләрне киметергә һәм, нигездә, зыянга эшләргә туры килде. Барлык параметрлар буенча да үзебезнең өстенлекне белсәк тә. Хәер тора-бара "портфельле" мәктәпләр юкка чыкты. Ә безнең автомәктәп бүген ЮХИДИ рөхсәтен алу стадиясендә: машиналар саны, мәйданчыкларның әзерлеге раслана. Августтан курсантларны яңа программа буенча укыта башладык. Ә укыту бәясенә килгәндә, әлегә махсус тест нигезендә билгеләнгән сумманы, ягъни 29 мең сумны калдырырга булдык, - диде җитәкче.

Сүз дә юк, автомәктәптә уку бәяләре арту, иң беренче чиратта, гади халык кесәсенә "сугачак". Заводта 15-18 меңгә эшләп, гаилә туйдыручылар өчен бу бик зур сумма. Ләкин, ничек кенә булмасын, машина йөртү хокукын алуга таләпләрнең катгыйлануын уңай күренеш итеп кабул итәргә кирәк. Шушы көннәрдә РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйган карар бәлки, чыннан да, юлларда кеше гомерләре өзелүгә, гомерлек инвалидлык алуларга чик куяр. Узган 9 айда Россия юлларында 147 мең юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 19 меңнән артык кешенең гомере өзелде. 138 меңнән артыгы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды...

Инде үзгәрешләргә тулырак тукталыйк. Яңа карар нигезендә, читтән торып укыган яки ашыгыч рәвештә (экстерн) имтихан биргән гражданнарга машина йөртү таныклыгы бирү закон нигезендә катгый тыела. Бары тик автомәктәптә махсус программа нигезләрен үзләштереп, теорияне һәм машина йөртү буенча гамәли күнекмәләрне уңышлы тапшырган курсантлар гына машина йөртү хокукына ия булачак. Квалификация имтиханнарын тапшыруга һәм имтихан кабул итүчеләрнең үзләренә карата да таләпләр арта. Әйтик, машина йөртергә өйрәтүче педагог махсус югары белемгә ия булырга тиеш. Дөрес, әлеге пункт, карар рәсми рәвештә кабул ителеп бер ел узгач кына, ягъни киләсе елның 27 ноябреннән гамәлгә керәчәк. Тагын бер яңалык: өченче тапкырдан гамәли өлешен тапшыра алмаганнарга кабат имтихан бирү, элеккечә ике атнадан түгел, бары тик 30 көннән соң гына рөхсәт ителәчәк. Яңа карар шулай ук транспорт чарасы белән идарә итүгә рөхсәт бирү системасын халыкара стандартларга һәм нормаларга яраклаштыруны бермә-бер тизләтәчәк, дип тә фаразлый белгечләр.

Ә инде яңа таләпләрнең тиешенчә тормышка ашырылуын, төрле "тайпылышлар"дан азат булуын, ахыргы чиктә, барыбер һәр шәһәрдә, районда эшләп килүче автомәктәп җитәкчеләре хәл итәчәк. Бусы инде намус эше. Әлеге пункт бер генә карарда да юк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: