Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар кызы – милләт күрке

Ир баланы тәрбияләп, ир-егет үстерәсең, кызны тәрбияләп милләтне үстерәсең, диләр халыкта. Әйе, милли асылыбызны киләчәк буыннарга тапшыру еш кына гүзәл затларыбызга йөкләнә.

Чөнки хатын-кыз әле ул гүзәллек өлгесе генә түгел, ә горур ана исемен йөртүче тәрбия чыганагы да. Ни кызганыч, төп игътибар матди байлык туплау, замана техникасын иярләүгә корылган чорда, әлеге тәгълимат әкренләп онытыла бара. Милли гореф-гадәтләребез, мәдәни хәзинәләребез хәтеребездән, күңелләребездән җуелып, китап битләре һәм музей бүлмәләренә күчә.

Ярый әле бу күренешкә каршы торучы, халкым дип җан атып йөрүче милләттәшләребез бар арабызда. Төрле әдәби-мәдәни чаралар аша булса да, алар халкыбызга туган телебезнең гүзәллеге, милләтебезнең бай тарихы хакында бәян итәләр. Шәһәрдәшебез, "Яшүсмер" үзәге белгече Гөлнара Рамил кызы да әнә шундыйлардан. Ул инде берничә ел рәттән, үз тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән, калабызның гына түгел, ә якын-тирә район-шәһәрләр укучыларын да бергә туплап, "Татар кызы - Таң йолдызы" бәйгесен үткәрә.

Быел да әлеге күркәм традиция үзгәрешсез калды. Февраль аенда ук Гөлнара ханым 20дән артык кызны бергә җыеп, алар арасыннан иң лаеклыларын сайлап, финалга әзерли башлады. Кызларның осталыгын чарлау өчен ул хәтта шәһәребезнең танылган сәнгать әһелләрен, тел, мәдәният белгечләрен дә җәлеп иткән. Алар ике ай дәвамында катнашучылар белән махсус дәресләр, мастер-класслар үткәргәннәр. Шуңа да кызлар финалда сынатмады.

Иң элек финалистлар "Йолдызлар балкышы" биремендә сынау тотты. Милли бизәкле костюмнары, борынгы җырлары, яулык-шәлле биюләре күңелләргә сары май булып ятты. Менә ул халкымның рухи хәзинәсе, менә ул тиңсез гореф-гадәтләребез. Алар әле яши, алар әле күңелләрдә һәм аларны, һичшиксез, буыннан-буынга күчереп, күз карасыдай саклап торырга кирәк! Катнашучыларның һәр чыгышы әлеге изге максат белән сугарылган иде.

Кыз бала эшкә оста, сүзгә кыска булырга тиеш, дигәннәр халыкта. Моны истә тотып, оештыручылар да сылуларыбызның аш-суга осталыкларын сынарга булды. 3 минут эчендә аларга кылдан нечкә итеп токмач кисү бурычы йөкләнде. Шөкер, сынатмады кызлар. Токмачларын салып аш пешерсәң, телең йотмалы булыр иде, мөгаен. Шулай, татар кызы килеш-килбәте белән генә түгел, уңганлыгы-булганлыгы, алтын куллы булуы белән дә аерылып торырга тиеш шул.

Моннан тыш, әле ул халкы өчен, ватаны өчен янып яшәргә дә бурычлы. Мәгълүм булганча, тиздән Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Катнашучылар да яу кырында башын салган батыр солдатларны бер минут тынлык белән искә алдылар, илебезгә җиңү бүләк иткән бабаларының батырлыгы хакында бәян иттеләр. "Боларның барысы да кадерлеләребезнең якты истәлегенә дога булып ирешсен иде", - диде кызлар бертавыштан.

Әйе, татар кызы иманлы, рәхмәтле, эчтән дә, тыштан да гүзәл бит ул. Бәйгенең соңгы биреме - күз явын алырлык күлмәкләрдә сәхнә әйләнү моны янә бер кат исбатлады. Кызлар сылу сыннарына гашыйк итеп, зал түрендә урын алды. Сөйкемлелек, тыйнаклык, зирәклек бөркелеп торган 9 кыз арасыннан иң-иңен сайлап алу мәртәбәле хөкемдарларга да бик катлаулы булды.

"Безнең өчен бу сәхнәдә чыгыш ясаучылар - барысы да җиңүчеләр. Шушы балаларны тәрбияләүче әти-әниләр, аларга белем бирүче һәм тәрбияләүче укытучыларга, бәйгене оештыручыларга рәхмәт әйтәсем килә. Безнең затлы, белемле, үз милләтен, үз тарихын белүче буын үсә - бу һәммәбез өчен дә чиксез горурлык. Чын татар гаиләләре корып, милли җанлы балалар үстерергә насыйп булсын сезгә", - дип, үзенең теләкләрен ирештерде жюри әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Яр Чаллы бүлеге рәисе, 84нче лицей директоры Шамил Закиров.

Бүләкләүнең соңгы минутлары исә чибәрләр өчен сәгатьләр булып тоелгандыр, мөгаен. Һәр туташ эчке бер яну белән җиңүгә өметләнгәндер. Әмма Гран-при берәү генә. Жюри әгъзалары бертавыштан аңа 58нче мәктәп укучысы Энҗе Шәрипова (рәсемдә) лаек дип тапты.

Энҗенең уңышын көндәшләре бик дәрәҗәле кабул итте. Йөзләрендә көнләшү түгел, шатлык чаткысы балкыды. Бу да безнең кызларның матур сыйфаты, сабырлык үрнәге. Кешеләр өчен сөенә, көенә белгәннәргә Ходай бәхеткә юлларын ачармын, дигән бит.

Әйтергә кирәк, хөкемдарлар бик тә юмарт булып чыкты. Төп приздан кала, бәйгедә беренче өч урынны алучылар да бүләкләнде. Алар: 2нче гимназиядән Диана Филимонова (1 урын), 50нче мәктәптән Руфинә Самикаева (2), 18нче лицейдан Гүзәл Хәбибуллина һәм 29нчы гимназиядән Әдилә Идрисова (3). Башка туташлар исә аерым номинацияләрдә җиңүче дип табылды.

"Без кызларны үзара ярыштырып күрсәтүне бурыч итеп куймадык. Чараның төп максаты - татар кызларының матурлыгын, аларның иң күркәм сыйфатлары аша милләтебезнең рухи хәзинәсен күрсәтү, аны киләчәк буынга ирештерү иде", - дип, бәйгене йомгаклады чараны оештыручы Гөлнара ханым Габбасова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев