Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«ТАТАР КЫЗЫ»НА – МАШИНА

Берсеннән-берсе чибәр, уңган 14 кыз. Алар “Татар кызы” халыкара бәйгесенең финалында иң-иң булырга көч сынашачак. Быелгы бәйгедә Австрия, Казакъстан, Литвадан да кызлар катнаша. Төп бүләк – җиңел машина. Бүген Бөтендөнья татар конгрессында әлеге бәйгене оештыруга багышланган матбугат конференциясе узды.

2016 елдан башлап, «Татар кызы» бәйгесе халыкара дәрәҗәдә уза башлый. Узган ел ул Уфада үткәрелә, анда «Татар кызы-2017»  исеменә  Татарстаннан Гөлназ Гатина лаек булды. Быел бәйге Казанда 16 нчы ноябрь көнне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә үтәчәк. «Шуңа күрә дә югары сәнгатькә басым ясалачак», – ди конкурсның башкарма директоры Тәбрис Яруллин. Зәвыклы җырчылар, көчле тавышлар, оркестр, Дәүләт җыр һәм бию ансамбльләре кызларның ярышын озата барачак. Финалга кадәр ун көн дәвамында 14 кыз да бәйге сынауларына әзерләнә, алар белән хореография, җыр, сәхнә сөйләме буенча иң яхшы педагоглар эшли. Аларны Казан буйлап экскурсияләргә йөртәләр, «Ярдәм» мәченә барып, хәйрия эшләрендә катнашалар. Хәтта «Ак барс» хоккей командасы өчен җан атарга барып, хоккейчылар белән таныша чибәрләр. Кызлар барысы да татар телен камил белә.  

“Татар кызы” исеменә лаек булган кыз Златоуст осталары ясаган таҗга һәм “Лада Гранта” автомобиленә ия булачак”, – дип хәбәр итте халыкара “Татар кызы” бәйгесенең президенты Лена Колесникова. Бу – бәйгенең традициясенә әйләнде.  Кызларның үзләренә сүз бирик: 

Австриядән Энҗе Бәйрәмова: «Мин тумышым белән Казаннан. Вена шәһәрендә укыдым. Берничә атна элек, биология буенча укып, диплом алдым. Анда татар оешмасында эшлим. Без татар телен үстерүдә актив эшлибез. «Татар кызы» бәйгесенең сайлап алу өлеше Европада да узды. Мин анда катнашып җиңү яуладым. Конкурста иң авыры: инде танышып-дуслашып өлгергән кызлар белән аерылышу. Шунысы куанычлы, без элемтәдә тордык. Менә хәзер финалда күрешәчәкбез”. 

Литвадан Зиләрә Кәримова: «Әтием – Оренбургтан, әнием – Башкорстаннан. Институт бетергәннән соң, аларны Литвага эшкә җибәрәләр. Мин шунда туып-үстем. Татар телендә чиста сөйләшә белүемә әти-әниемә рәхмәтлемен. Җәйләрен әбиемнәрдә үткәрү дә булышкандыр, күрәсең.  Өйдә без татарча гына сөйләшәбез, татар китаплары укыйбыз, хәзер татар  телеканалы карап куанабыз. Быел татарча диктант язуда да катнаштым әле. Казанга килеп, Казан федераль университетында журналистика буенча белем алдым. Хәзер Литвага кайтып, эшли башладым. «Татар кызы» бәйгесендә катнашуым белән бик тә горурланам.  Миңа үзем хакында сөйләргә өйрәнү бик авыр бирелде. Тыйнаклыгым комачаулады, ахрысы. Шулай да, әкренләп өйрәндем. Чөнки безнең белән бик талантлы укытучылар эшли. Үзем өчен бик күп тәҗрибә алдым, кызлар белән дуслаштым. Болар барысы да минем тормышымда бик кирәк булачак».  

 Бәйгедә Татарстанны Балтач кызы  Гүзәл Габдрахманова тәкъдим итә.  Талантлы  кызыбыз хакында без журналыбызның быел август санында язган идек. 

 

http://syuyumbike.ru/yanalyklar/?id=8261

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев