Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татар мәктәбе – халкым горурлыгы

28 ноябрьдә шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 52нче татар мәктәбенең 25 еллык юбилее булды. Тантанага мәктәпнең элеккеге һәм хәзерге укучылары, укытучылары, әти-әниләр җыелды. Аларның шатлыгын шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары, укытучылар уртаклашты. Гаҗәеп матур, дулкынландыргыч бәйрәм (сценарий авторы һәм режиссеры Дания Баһаутдинова) булды ул. Залда утыручылар - юбиляр...

28 ноябрьдә шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 52нче татар мәктәбенең 25 еллык юбилее булды. Тантанага мәктәпнең элеккеге һәм хәзерге укучылары, укытучылары, әти-әниләр җыелды. Аларның шатлыгын шәһәр мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары, укытучылар уртаклашты.

Гаҗәеп матур, дулкынландыргыч бәйрәм (сценарий авторы һәм режиссеры Дания Баһаутдинова) булды ул. Залда утыручылар - юбиляр мәктәпкә нинди дә булса мөнәсәбәте булган кешеләр - барысы бер халәт - татар мәктәбенең уңышлары өчен сөенү, аның белән горурлану хисләре кичерде бу мизгелләрдә.

Күпләр хәтерлидер, милли күтәрелеш чорында, 1990 елда ишекләрен ачты 52нче мәктәп. Зур тырышлыклар белән татар мәктәбе булып ачылды ул. Сәхнәдә укучылар башкаруындагы театраль күренешләр хәтердә шул чорларны яңартты. Мәктәпнең беренче директоры Рафас Сәгыйдулла улы Галиуллинның (1990-93 еллар) мәктәп төзелешен җитәкләгән, яңа коллектив туплаган чакларын, әле эшли дә башламаган мәктәпкә китапханәче булып килгән, бүген дә шунда эшләүче Илфания Нуретдинованың дәреслекләр туплау өчен куйган тырышлыкларын тасвирлап бирделәр.

Шәһәрнең төрле бистәләреннән меңгә якын татар баласын туплап, беренче уку елын башлап җибәрәләр. Шул чорда ук изге ниятләр белән янып-көеп, игелекле гамәлләрне башлап йөрүче, иртәгәсе көннең бүгенгедән яхшырак булуына ышанучы, хыялны чынга ашыручы чын асыл затлар - Рафас Сәгыйдулла улы җитәкчелегендә эшли башлаган укытучылар Марсилә Хөснетдинова, Әнисә Әшрәпова, китапханәче Илфания Нуретдинова, лаборант Нурсинә Сафина, техник хезмәткәрләр Гөлнур Хәкимова, Илсөяр Шәрипова чирек гасыр татар мәктәбендә хезмәт куялар. Бәйрәм тантанасында 25 ел эшләгән укытучыларга - мәктәпнең Мактау грамоталары, техник хезмәткәрләргә мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларны мәктәпне 2009 елдан бирле җитәкләүче Сәйфи Рифхат улы Кайбышев тәбрикләде.

Рафас Сәгыйдулла улы директор булып эшләгән еллар мәктәптә татар телен үстерү, милләтне күтәрү чоры булса, Феликс Зәйнуллин җитәкләгән чорда (1993-2009 еллар) 52нче мәктәп яңа үрләр яулый. Мәктәп елъязмасын 2004 елда милли мәктәпләр арасында җиңүче булу, 2008 елда "Милли мәгариф" проектында катнашып Грант оту, хәтер музеен ачу кебек уңышлы эшләр бизи. Милли җанлы фидакарь укытучылар коллективы укыту һәм тәрбия эшләрендә яңадан-яңа нәтиҗәләргә ирешә.

Сәйфи Рифхат улы үзенең чыгышында мәктәпне 16 ел буе җитәкләгән Феликс Нәҗип улының шундый эшлекле коллектив туплавына соклануын, укытучылар белән ул ирешкән уңышларны югалтмаска, арттырырга тырышып эшләвен әйтте. Бу чыннан да шулай. 52нче мәктәп шәһәр мәгариф учреждениеләре арасында 14нче урынга күтәрелгән. Дүрт укытучы - "Милли мәгариф", 12се "Безнең яхшы укытучы" проектларында җиңү яулаган, фән олимпиадаларында призлы урын алучылар, җиңүчеләр арткан. Кече футбол командасы республикада - призлы урын, милли көрәш командасы Кама аръягы төбәгендә беренче урынга чыккан. Белем бирүдә инновацион, иҗади үсеш технологияләре кулланыла. Югары сыйныфларда социаль-икътисади юнәлеш, инглиз телен тирәнтен өйрәнү сыйныфлары бар. Шулай ук "Россия мәктәбе", "Перспектива" программалары кулланыла. Укучыларны төрле юнәлештә үстерү өчен фән, спорт түгәрәкләре эшли. 52нче мәктәп 2, 7нче балалар сәнгать мәктәпләре белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Педагогик төркем, укучыларның үзидарәсе, тимурчылык отрядларының эшчәнлеге мактауга лаек. Мәктәптә 580 бала укый, аларга 35 укытучы белем бирә.

Бәйрәмдә мәктәп укытучыларына, техник хезмәткәрләргә, иң яхшы укучыларга, иң актив әти-әниләргә шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсенең, Автозавод районы башкарма комитетының, мәктәпнең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды, ветеран укытучылар хөрмәтләнде.

Мәктәпне юбилее белән шәһәр мәгариф һәм яшьләр белән эшләү идарәсе баш белгече Наилә Миначева, мәгариф хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Флорид Хәлиуллин, Автозавод районының бүлек башлыгы Халидә Хәйдәрова, 52нче мәктәптә эшләп киткән, хәзер 22нче мәктәп директоры Николай Осипов, 2нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова, мәктәпнең элеккеге укучылары котлады.

52нче мәктәпне төрле елларда тәмамлап, тормышта шактый уңышка ирешүчеләр бик күп: Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының әдәбият кафедрасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Радик Галиуллин, Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ольга Бятикова, Г.Тукай исемендәге филармония артисты Гөлнара Ишметова, татар эстрадасының танылган җырчысы Айгөл Миншакирова (Иркә), грек-рим көрәше буенча Ауропа чемпионы, Россиянең атказанган спорт мастеры Марат Гарипов, Казан яшьләр театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов һәм башкалар. Элеккеге укучылар исеменнән мәктәп коллективын Радик Галиуллин котлады. Музыкаль котлаулар да бәйрәмгә ямь өстәде - Казан мәдәният академиясе студенты Гөлназ Сабирова, консерватория студенты Муса Камалов, "Заман" яшьләр үзәгенең педагог-оештыручысы Илнар Мөсәвиров, "Чишмә" халыклар дуслыгы хезмәткәре Дилүзә Имаметдинова, мәктәп укучылары Диана Әхмәтшина (6нчы сыйныф), Илмир Шәмсетдинов (7), Алинә Кәбирова (7) иң матур җырларын бүләк иттеләр.

Шыгрым тулы залда мәктәпне төрле елларда тәмамлаган укучылар бик күп иде. Аларның барысын да - мәктәп ачылган елны укырга кереп, 2000 елда тәмамлаган (беренче тулы чыгарылыш), 28нче мәктәптә тарих укытучысы булып эшләүче Алмаз Әхмәтовны да, үткән елгы чыгарылыштан шәһәребез уку йортлары студентлары Айнур Зыятдинов, Илмаз Әгъләҗевны да бер хис - мәктәпне, укытучыларын сагыну хисе китергән. 52нче мәктәпнең беренче чыгарылыш укучыларының балалары хәзер шушында белем ала. Шундыйларның берсе - Альбина Мохитова (аның кызы Зейнеп Яман 3нче сыйныфта белем ала) мәктәп белән, саф татарча, матур итеп сөйләшүче балалар белән чын-чынлап горурлануын әйтте.

Әле бик күп укучыларының, укытучыларының, гомумән, халкыбызның горурлыгы булып, яңа биеклекләргә күтәрелергә язсын 52нче татар мәктәбенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев