Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан 2018 елның яртысында торак тапшыру буенча беренче бишлеккә кергән

Татарстан Россия төбәкләре арасында 2018 елның беренче ярты елында торак тапшыру буенча дүртенче урынны били. Бу хакта ЦИАН күчемсез милек турындагы мәгълүматлар порталы тикшеренүләрендә әйтелә.

Агымдагы елның беренче алты аенда 1,22 млн кв.м торак тапшырылган. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 12 процентка артыграк.

Беренче урында Мәскәү өлкәсе (4 млн кв. м), икенче Ленинград өлкәсе (1,7 млн кв. м) һәм өченче Краснодар крае (1,5 млн кв. м).

2018 елның беренче ярты елында Россиядә 29,3 млн кв.м (үсеш 3,7 процент) торак күчемсез милек тапшырылган. Шул ук вакытта тарихта беренче тапкыр ярты елда халык төзегән төзелеш күләме (15,3 млн кв. м) индустриаль йорт төзелешеннән (13,7 млн кв. м) артып киткән.

 https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев