Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан халкына иярченле телевидениегә тоташу өчен субсидия биреләчәк

Цифрлы ТВ-сигнал эфирын алу зонасыннан читтә яшәгән Татарстан халкы иярченле телевидение җиһазлары сатып алу һәм монтажлау өчен тоткан чыгымнар субсидияләнәчәк.

Бу хакта Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумында узган киңәшмәдә әйтте.
Иярченле телевидение җиһазын сатып алуга дәүләт ярдәме 4,9 мең сум, монтажлауга 2,4 мең сум булачак. “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә, иярченле телевидение җиһазлары сатып алуда һәм монтажлауда 157 торак пункт халкынының чыгымнарын компенсацияләү карары кабул ителде”, — дип аңлатты ул.
Моннан тыш, “Орион Экспресс” (“Телекарта” бренды) белән Татарстан халкы өчен абонент түләүсез, бәясе 4 меңнән кимрәк булган ташламалы тариф бирү турында килешү булды, дип өстәде министр.

 https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/06/176555/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев