Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан лидеры – Чаллыда

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Кама аръягы шәһәрләренә эшлекле визит белән килде. Башта Татарстан лидеры "Алабуга" махсус икътисади зонасында Россиядә беренче мәртәбә җиңел двигательләр җитештерү буенча чит ил компаниясе заводында булды. Ford Sollers двигательләр заводы - Россиядә чит ил маркалы җиңел автомобильләр өчен двигательләр җитештерү буенча беренче...

Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә Кама аръягы шәһәрләренә эшлекле визит белән килде.

Башта Татарстан лидеры "Алабуга" махсус икътисади зонасында Россиядә беренче мәртәбә җиңел двигательләр җитештерү буенча чит ил компаниясе заводында булды.

Ford Sollers двигательләр заводы - Россиядә чит ил маркалы җиңел автомобильләр өчен двигательләр җитештерү буенча беренче завод. Моңа кадәр бездә җыела торган автомобильләргә моторлар читтән кертелә иде. "Алабуга" предприятиесендә двигательләр Ford Sollers уртак предприятиесе Россия заводларындагы Ford автомобильләре өчен җитештерелә. Беренче модель - 1,6 Ti-VCT Sigma бензин двигателе. Бу модификация белән Россиядә җитештерелә торган Focus, EcoSport, Fiesta автомобильләренең кимендә 30 проценты тәэмин ителә. Башта елына 105 мең мотор чыгарыла, алга таба бу санны 200 меңгә җиткерергә планлаштыралар.

"Бүген автомобиль сәнәгате өчен иң яхшы вакыт булмавы аңлашыла, әмма һәр икътисади тотрыксызлыктан соң күтәрелеш була. Ford Sollers компаниясе республика җирендә 5 модельдә заманча автомобиль җитештерә инде, ә бүген без двигательләр җитештерүне башлап җибәрәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чаллыда ул "Мастер" Кама индустриаль паркы биләмәсендә "Колуман" татар-төрек уртак предприятиесен ачу тантанасында катнашты. Биредә торак-коммуналь хуҗалык өчен махсус техника ясыйлар. Әлеге тантанада Наил Мәһдиев, "Колуман" идарә компаниясе рәисе Мостафа Колуман катнашты. Рөстәм Миңнеханов Төркиядән килгән кунакка һәм "Мастер" индустриаль паркы коллективына Татарстан Президентының Рәхмәт хатын тапшырды. "Без предприятиегә "Колуман"ның 50 еллык юбилее вакытында булдык, бүген исә аларны Чаллыда сәламлибез. Барлык проектларыгыз уңышлы булсын", - диде ул. Мостафа Колуман, үз чиратында, киләчәктә дә Татарстан белән Төркия арасындагы хезмәттәшлекнең ныгуына ышаныч белдерде.

Аннары Рөстәм Миңнеханов "Кама" агросәнәгать комплексы төзелеше барышы белән танышты. "Кама" ит эшкәртү һәм тутырма җитештерү буенча Россиядә иң эре предприятиеләрнең берсе булыр дип көтелә. Бирегә 3,2 миллиард сум инвестиция җәлеп ителә. Проектны тормышка ашыру берничә этапта 2017 елга кадәр алып барыла. Монда 2015 елда 250, 2016 елда 500 кеше эшләр дип көтелә. "Кама" комплексы базарга Vita Meat һәм "Сосновоборская" брендлары белән чыга.

Шәһәрдә яңа предприятиеләр ачылу киләчәккә өмет уята, чөнки бу халыкка эш урыннары, казнага өстәмә керем дигән сүз.

Зөлфия ГАЛИМОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X