Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе гражданнарны кабул итүдәге үзгәрешләр турында хәбәр итә

Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша гаризалар бирү кыенлашты

Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә: хәзерге вакытта техник сәбәпләр аркасында Дәүләт автоинспекциясе линиясе буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтүгә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы аша гаризалар һәм кирәкле документларны бирү кыенлашты. Шуңа бәйле рәвештә гражданнарны кабул итү "тере чират" тәртибендә башкарылачак.

Техник җитешсезлекләрне бетерү буенча эшләр тәмамланганнан соң, гражданнарны дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша алдан язылу буенча кабул итү яңадан торгызылачак.

Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә кабул итү коронавирус инфекциясе таралуга каршы торуга юнәлтелгән барлык чараларны башкарылачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев