Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстан спортчылары Кама чаңгы марафонында катнашачак

17 февральдә Яр буе паркында Кама чаңгы марафоны оештырылачак. Катнашучылар 2 км, 5 км, 15 км, 30 км һәм 50 км дистанцияләрне уза алачак. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, чаңгы марафоны инде икенче тапкыр TIMERMAN командасы белән берлектә үткәрелә

Бер әйләнеш 10 км тәшкил итә, ул бөтен парк буенча яр буена салынган һәм өлешчә аның Ф. Табеев исемендәге яр буен биләп ала. Һәр катнашучы дизайн буенча уникаль медаль алачак, ә йөгерештә җиңүчеләр өчен акчалата бүләкләр каралган. Шулай итеп, 50 км дистанциядә беренче, икенче һәм өченче урыннар алучыларга 8000, 5000 һәм 3000 сум акча биреләчәк. 
Оештыручылар сайтыннан алынган мәгълүматларга караганда, хәзерге вакытта Алабуга, Әлмәт, Түбән Кама, Казан, Мамадыш, шулай ук Ижевск, Йошкар-Ола һәм башка шәһәрләрдән спортчылар марафонда катнашырга теләк белдергән.
16 февральдә 10:00 сәгатьтә күргәзмә эшли башлаячак, анда теркәлергә һәм катнашучының старт җыелмасын алырга мөмкин булачак. Аның эше «Кызыл тау» («Лесная») күп функцияле үзәге базасында оештырылачак.
17 февральдә, беренче булып, 9:00 сәгатьтә, стартка балалар чыгачак. 10:00да  тантаналы ачу планлаштырылган. Аннары узышлар башлана, алар 16:30га кадәр дәвам итәчәк. Катнашучылар медицина белешмәсе булганда гына ярышларга кертеләчәк.
Кама чаңгы марафоны расписаниесе белән TIMERMAN сайтында танышырга һәм теркәлергә мөмкин.

 

http://nabchelny.ru/news/35218

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X