Татарстанда 14 яшьлек үсмер руль артына утырган машина һәлакәткә очрап, бер баланың гомере өзелә
Татарстанда 14 яшьлек яшүсмер җиденче модельле «Жигули» руле артына утырып, кырда юл-транспорт һәлакәте ясаган.
Анда 8 яшьлек баланың гомере өзелгән. Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясе хәбәренә сылтанып, Татар-информ яза. «20 майда, 18.30 сәгатьтә Яңа Чүпрәле һәм Яңа Ишле авыллары арасындагы кыр юлының 3нче чакрымында 14 яшьлек яшүсмер куркынычсызлык тизлеген сайламаган һәм транспорт әйләнеп капланган», – диелгән хәбәрдә. Һәлакәт аркасында җиңел машинада булган 8 яшьлек пассажир имгәнүләрдән урында ук үлгән. Машина йөртүче яшүсмерне һәм 15 яшьлек икенче пассажирны төрле имгәнүләр белән хастаханәгә озатканнар. Машина йөртүче һәм яшь пассажирлар да куркынычсызлык каешын эләктермәгән булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев