Татарстанда -23 градуска кадәр суыта
Синоптиклар юлларда бозлавык һәм республиканың кайбер районнарында томан төшүе хакында кисәтә.
. Иртәгә Татарстан территориясендә -23 градуска кадәр суытыр дип көтелә, кайбер районнарда томан һәм бозлавык күзәтеләчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Юлларда күз күреме 500 метрдан азрак тәшкил итәчәк. Аязучан-болытлы һава торышы көтелә, явым-төшем ихтималы аз.
16 ноябрьгә каршы төндә термометрның терекөмеш баганасы -12..-17 градусны күрсәтәчәк, аязганда исә -18..-23 градуска кадәр түбәнәячәк. Көндез исә һава температурасы -5..-10 градус тәшкил итәр дип көтелә.
Чыганак: татар-информ
Фото:ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев