Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда 3 ел эчендә 17 меңнән артык янгын чыккан

Татарстанның янгын сүндерү һәм коткару отрядлары соңгы елларда сизелерлек үзгәрде. Республикада заманча җиһазландырылган янгын сүндерү бүлекчәләре ачыла.

Бүген Татарстан территориясендә янгын сүндерү һәм авария-коткару формированиеләренең 997 бүлекчәсе эшли.

Алар шул рәвешле, шәһәрләрдә янгын урынына ун минут, ә авыл җирендә — егерме минут эчендә барып җитәргә мөмкин.

Өч ел эчендә, 2017 елдан башлап, Татарстан территориясендә 17 меңнән артык янгын булды, аларда 460 кеше һәлак булды, тагын 758 кеше төрле тән җәрәхәтләре алды.

Бу ел башыннан алып, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, янгыннар саны кимегән.

Республика территориясендә инде ун ел «Ашыгыч чакырулар хезмәте — 112»эшли. Үзәк ачылганнан бирле линиягә 14 миллионнан артык шалтырату килгән.

«Хәзер шалтыратуларны кабул итү чакырулар буенча ике үзәктә — Казанда һәм Чаллыда алып барыла. Шалтыратулар бушлай һәм барлык мобиль һәм чыбыклы элемтә операторларыннан кабул ителә», — дип сөйләде «112 ашыгыч чакырулар хезмәте» ТР ДБУ директоры Ольга Лозовая.

Республика, муниципаль һәм ирекле янгын сагы бүлекчәләренә техника белән ярдәм итү өчен, 2009 елдан алып 2017 елга кадәр Татарстан Республикасы Россия Федерациясе Оборона министрлыгыннан 303 автозаправка станциясе, 211 янгын сүндерү автоцистернасы сатып алына.

 

2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән эксплуатацияләүнең срокларын эшләгән янгын сүндерү автомобильләренә капиталь ремонт ясау программасы старт алды.

Ике ел эчендә 80 берәмлек янгын-коткару техникасы икенче гомер алды. 2020 елга тагын 48 янгын сүндерү автомобиленә капиталь ремонтлау планлаштырылган.

Татарстанда янгын сүндерү бүлекчләрен камилләштерү дәвам итә, мониторинг, хәбәр итү, элемтә, кирәкле мәгълүмат базасының заманча системалары булдырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев