Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Буа заводы беренче булып шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләде

Заводка чөгендерне Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнарыннан, шулай ук Чувашия Республикасыннан ташыганнар

Буа заводы Татарстанда беренче булып шикәр чөгендерен эшкәртүне төгәлләде. Бу авыл хуҗалыгы сезонында предприятиедә 700 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртелгән. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Биредә тәүлеккә 4,5 тонна, ә барысы 126 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртелгән. Бу узган ел күрсәткеченнән 8,1 тоннага күбрәк. Заводка чөгендерне Апас, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш районнарыннан, шулай ук Чувашия Республикасыннан ташыганнар.

«Шикәр заводында эш бер генә минутка да тукталмады. Кабул итү иртәнге 6дан кичке 10га кадәр барды. Шикәр чөгендерен ике күрсәткеч буенча кабул иттеләр: шикәрлелек һәм пычрану дәрәҗәсе буенча. Шикәрлелек — югарырак һәм чөгендернең пычрануы азрак булган саен аның сыйфаты югарырак була», — дип сөйли завод җитәкчесе Валерий Погребной.

Шулай ук аның әйтүенчә, предприятие штат режимында эшли, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән бәяләрне көйләү буенча чаралар күрү турында килешүдә язылган бәяләрдән эре һәм вак сәүдә челтәрләренә шикәр җибәрелә, һәм бәяләрне арттыру планлаштырылмый.

Быел республикада 1,9 млн.тоннадан артык чөгендер әзерләнгән, 2 млн тоннадан артык чөгендер эшкәртелгән. Бүгенге көндә Зәй заводына 82 мең тонна чимал эшкәртәсе калган. Предприятие белән шулай ук бәяләрне тотрыкландыру буенча килешү имзаланды, аның нигезендә күпләп җибәрү бәясе бер килога 36 сумнан артмаска тиеш.

Белешмә:

Буа шикәр заводы — төбәктә генә түгел, ә Россия Федерациясендә дә эшкәртү сәнәгатенең перспективалы үсештәге предприятиеләренең берсе. Узган ел биредә 470 мең тоннадан артык чөгендер эшкәртелде, 62 мең тонна шикәр, 14 мең тонна грануллы чөгендер сыгынтысы (жом) әзерләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X