Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда – халыкара фестиваль

Казанда узачак TөркВизион-2014 җыр бәйгесендә Татарстаннан Айдар Сөләйман чыгыш ясаячак. 26 яшьлек егет "Атлар чаба" исемле биюле җыры белән "Пирамида"да узган сайлап алу турында 21 көндәшен артта калдырды. Айдар тумышы белән Зәйдән. Опера җырчысы, актер, Мәскәүдә ГИТИСны тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казанда яши. "Бу бәйгедә җиңәрмен дип ышана идем, әмма бер...

Казанда узачак TөркВизион-2014 җыр бәйгесендә Татарстаннан Айдар Сөләйман чыгыш ясаячак. 26 яшьлек егет "Атлар чаба" исемле биюле җыры белән "Пирамида"да узган сайлап алу турында 21 көндәшен артта калдырды.

Айдар тумышы белән Зәйдән. Опера җырчысы, актер, Мәскәүдә ГИТИСны тәмамлаган. Хәзерге вакытта Казанда яши.

"Бу бәйгедә җиңәрмен дип ышана идем, әмма бер процент булса да шигем булды. Мин башкарган "Атлар чаба" җырын сайлау, киемнәр тектерү, биюне әзерләү - барысы да ун көн эчендә башкарылды. Атлар - төрки халыкның символы. Шуңа күрә җырым да, биюем дә атлар турында. Бәйге барышында мин бер көндәшемнең дә җырын тыңламадым. Шуңа да аларга бәя бирә алмыйм. Казанда узачак бәйгенең финалына кадәр оркестр белән яңа фонограмма яздырып, чыгышымны төрле видеоязмалар белән баетырга уйлыйм. Мин башкарган җырның сүзләрен Ренат Харис, көен Эльмир Низамов язды", - диде Айдар.

TөркВизион-2014 җыр бәйгесенең ярымфиналы һәм финалы 19-21 ноябрь көннәрендә Казанның Татнефть-Арена боз сараенда узачак. Фестивальнең ярымфинал һәм финалы өчен үз илләрендә сайлау турларыннан узган дистәләрчә җырчы белән беррәттән, Татарстан башкаласына 250ләп кунакның килүе көтелә. Алар арасында оештыручылар, операторлар, матбугат вәкилләре булачак.

TürkVizyon бәйгесе катнашучылардан үз җырларын җанлы һәм туган телләрендә башкаруларын таләп итә. Фестивальнең максаты - төрки дөньяның сәләтле җырчыларын барлап, аларны дөньяга таныту, бу илләрдәге гореф-гадәтләрне саклау, төрки илләр арасында хезмәттәшлекне арттыру.

Җыр бәйгесенең беренчесе узган ел Төркиянең Искешәһәр каласында узган иде. Әлеге ярышта Татарстанны Алинә Шәрипҗанова тәкъдим итте. Ул 24 ил җырчысы арасыннан 12 җырчы катнашкан финалга чыгып, дүртенче урынны алды. TөркВизион-2014 бәйгесе "Казан - Төрки дөньяның мәдәният башкаласы-2014" елының йомгаклау чарасы булачак.

Райнур ШАКИР.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X