Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда ир кеше кибетчене буып акча таләп иткән

27 май иртәсендә Түбән Каманың полиция хезмәткәрләренә Корабельная урамында урнашкан «Куры гриль» кибете сатучысына хөҗүм иткәннәр дигән хәбәр килеп ирешә.

Җинаять урынына килгән полицейскийларга сатучы 7:30да кибетнең арткы ишегеннән бер ир-ат керүе һәм сатучыны идәнгә аударып буа башлавы, шул ук вакытта акча соравы хакында сөйли. Бу вакытта павильон яныннан узып барган егет сатучыга ярдәмгә килә. Хөҗүм иткән ир-ат җинаять урыныннан куркып кача.

 

Чыганак:Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев