Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда киләсе өч елда тагын 164 кеше социаль ипотека буенча фатир алачак

Өч ел эчендә Татарстанда социаль ипотека буенча чиратта торган тагын 164 кеше яңа тораклы булачак. Бу хакта Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт торак фонды социаль ипотека буенча чиратта торган кешеләрне башлангыч исемлектән Бердәм  реестрга күчерде. Болар барысы 164 гаилә, һәм бу гаиләләр киләсе өч ел эчендә яңа тораклы булачак.

Әлеге гаиләләргә 2018 елның 29 сентябренә кадәр Татарстан Президенты карамагындагы Дәүләт торак фондының төбәкара вәкиллекләрендә социаль ипотека буенча килешүләр төзергә кирәк. Шуннан соң башлангыч кертемнәр өчен ай саен минималь сумма түләнеп барылырга тиеш.

2018 елда айлык мәҗбүри түләү суммасы 4034 сумны тәшкил итә. 2018 ел башыннан Дәүләт торак фонды социаль ипотека буенча торакка башлангыч исемлектә чиратта торучы 800дән артык кешене Бердәм реестрга күчерде. 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев