Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда коронавирус турында ялган хәбәр таратуның җиде очрагы ачыкланган

Ялган мәгълүмат - фейк таратучылар җаваплылыкка тартыла.

Татарстанда коронавирус инфекциясе турында ялган мәгълүмат таратуның җиде очрагы ачыкланган. Бу хакта онлайн брифинг барышында Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Ул социаль челтәрләрдә фейк таратучылар барысы да штрафка тартылганын әйтте. Федераль закон дәрәҗәсендә фейк тарату катгый җәзалануын искәртте.

«Кызганыч, бу вазгыятьтән файдаланып, җәмгыятьтә ялган хәбәрләр таратучы кешеләр бар. Хәтта конкрет кешеләргә карата да фейклар бар. Күптән түгел олы яшьтәге хатын-кызга бәйле күңелсез вакыйга булды. Дәрвишләр бистәсеннән хастаханәгә алып киткәннәр, коронавирус диагнозы расланган дигән хәбәр таралды. Хәтта фамилиясен дә әйткәннәр иде. Аның хәле яхшы, ләкин бу хәлгә бик борчылды», — диде Галимова.

Ул журналистларга һәр мәгълүматны тикшереп кенә чыгарганнары өчен рәхмәтен җиткерде. «Без һәрвакыт рәсми рәвештә теге яки бу мәгълүматны кире кагарга әзер, безнең өчен кешеләрне алдауга, хафалануга юл куймау мөһим», — диде.

Лилия Галимова, шулай ук, изоляция режимына буйсынмаган өчен 61 хокук бозу очрагы теркәлгәнен әйтте.

 

 

Чыганак: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X