Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда коронавирусның 40 яңа очрагы теркәлгән

Узган тәүлек нәтиҗәләре буенча Татарстанда тагын 40 кешедә COVID-19 диагнозы ачыкланган.

Шулай итеп,  эпидемия башланганнан бирле авыручылар саны 4271гә җитте, 3108 кеше (узган тәүлектә 17) терелде.

Узган тәүлектә вирус барлык 40 очрак та башкалардан күчкән. Аларның 18е хастаханәгә озатылган, 22есе өйдә дәвалана. Соңгыларында авыру җиңел формада яисә симптомнарсыз гына уза. 

Авыру йоктыручыларның күпчелеге Казанда – алар 18 кеше. Чаллыда андыйлар саны – 8. Моннан тыш:

Түбән Камада – 3

Әтнәдә – 1

Югары Осланда – 1

Биектауда – 1

Яшел Үзәндә – 1

Кукмарада – 1

Нурлатта  – 1

Питрәчтә – 2

Сабада – 1

Тәтештә – 1 очрак теркәлгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев