Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында 33 яшьлек ир-ат һәлак булган

Фаҗига Кайбыч районының Чутай авылында килеп чыга.

Татарстанда шәхси йортта чыккан янгында 33 яшьлек ир-ат янып үлгән. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.Кайбыч районы Чутай авылындагы шәхси йортта чыккан янгын турында хәбәр 112 эсктрен хезмәтләр чакыру бердәм номерына пәнҗешәмбе, 7 июнь көнне, 15:25 сәгатьтә килеп ирешә.Ут камап алган бүрәнә йорт янында Чутай янгын сүндерүчеләр командасы һәм Иске Тәрбит авылындагы аерым пост хезмәткәрләрен күршеләр каршы ала. Алар янгын сүндерүчеләргә өй эчендә кеше булырга мөмкинлеге турында әйтәләр.Куе төтен һәм югары температура аркасында йортка керү мөмкин булмый. Ут өй белән янәшә торган кечкенә сарайга һәм мунчага да күчә.Янгын сүндерүчеләргә утны тулысынча сүндерү өчен 30 минуттан артык вакыт кирәк була. Янгын урынындагы хәрабәләрне караганда янгын сүндерүчеләр йокы бүлмәсендә 33 яшьлек ирнең янган гәүдәсен таба.Янгын нәтиҗәсендә 120 кв. метр мәйданлы агач йорт, шулай ук сарай һәм мунча тулысынча юкка чыга.

Беренчел мәгълүматлар буенча янгын электр җиһазларын куллану кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X