Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда соңгы тәүлектә коронавирус инфекциясе йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган

Диагностика башланганнан алып Татарстанда 9 243 тапкыр «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган.

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 63 яңа очрагы ачыкланган. Дүрт кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары башка авырулар белән аралашу нәтиҗәсендә эләктергән. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тугыз кеше хастаханәгә озатылган, 54 кеше өендә дәвалана», — диелә ведомство хәбәрендә.

Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 (24 кеше) һәм 50-60 яшь (15 кеше) аралыгында ачыкланган. 10 пациент — 18-30, тагын унысы — 60-70, икесе 70-80 яшьтә, берсе балигъ булмаган бала һәм тагын берсе 90 яшьтән өлкәнрәк.

Коронавирус йоктыручылар саны буенча Казан шәһәре (36 очрак) алда бара. Чаллы шәһәре һәм Нурлат районында — алтышар, Әлмәт районында — өч, Бөгелмә, Яшел Үзән һәм Түбән Кама районнарында — икешәр, Әгерҗе, Биектау, Лаеш, Лениногорск, Балык Бистәсе һәм Ютазы районнарында берәр очрак ачыкланган.

Диагностика башланганнан алып Татарстанда 9 243 тапкыр «коронавирус инфекциясе» диагнозы куелган. 8 128 кеше (шулардан 53 кеше — узган тәүлектә) терелгән.

 

Чыганак: Татар-информ

Фото: ачык чыганаклардан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев