Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда Сovid-19 белән бәйле мәсьәләләр буенча контакт-үзәк эшли башлады

Республика халкының сорауларына операторлар һәм мәгълүмати тавыш бирү ярдәмчесе Лилия җавап бирәчәк.

Татарстанда Сovid-19 коронавирусы белән бәйле мәсьәләләр буенча тәүлегенә 24 сәгать контакт-үзәк эшли башлады. Республика халкына операторлар һәм мәгълүмати тавыш бирү ярдәмчесе Лилия җавап бирәчәк.

«Узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов система эшен модернизацияләү бурычын куйды. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан килгән коллегалар белән бергә без бу эшне башкардык. Без системада эшли торган операторлар санын арттырдык. Шулай ук эш режимы үзгәртелде, хәзер җавапны тәүлек буе алырга мөмкин», – дип билгеләп үтте Татарстан дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев.

«Без авыруга каршы торуның беренче стадиясендә булганда, безгә якынча 250 мең шалтырату килде. Хәзер хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту өчен ясалма интеллект технологияләре өстәлә. Язын без  роботлаштырылган ярдәмчебез Лилияне кулландык инде. Шулай ук без шалтыратуның уңайлылыгын арттыру буенча да эш алып барабыз", - дип өстәде Яковлев.

Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев, үз чиратында, ярдәмче Лилияне язын, үз-үзеңне изоляцияләү режимы булганда куллануларын билгеләп үтте. Ул вакытта Лилия 4 меңнән артык мөрәҗәгатькә җавап бирде.

"Пилот режимында без беренче тапкыр гражданнарга тулысынча автоматлаштырылган хезмәт күрсәтү технологиясен сынап карадык. Ул еш бирелә торган сорауларга, шул исәптән пропусклар бирү турында да җавап бирде. Ул чакта бу проект Россия Федерациясендә беренче булды. Бүген без гражданнарга тагын да югарырак дәҗәдә хезмәт күрсәтергә әзер», - диде ул.

Ярдәмчесе Лилия бүгенге көндә 60тан артык сорауга җавап бирә. Мәсәлән, табиб яки ашыгыч ярдәм чакырту турындагы үтенечләрне ул операторга күчерә – чөнки анда хәлне җентекләп өйрәнү таләп ителә. "Планнарга килгәндә, Лилиядән җавап алырга мөмкин булган сораулар өстәү планлаштырыла. Мәсәлән, кеше коронавируска тест нәтиҗәләрен сорый, ә Лилия, мәгълүмати системаларга мөрәҗәгать итеп, тест әзерме, юкмы, дип җавап бирә», – дип уртаклашты Җамалиев.

«Лилияне тере операторлар белән чагыштырырга иртәрәк. Ул контакт-үзәкне тулысынча алыштыра алмый. Хәзерге вакытта Лилиядән оператив мәгълүмат алырга мөмкин. Әмма без оператор белән Лилия арасындагы аерманы киметүгә омтылабыз", – диде Җамалиев.

Татарстанлылар коронавирус йогышы турындагы актуаль мәсьәләләр буенча 8 (800) 222-59-00 номеры буенча консультация ала алалар. Операторлар гражданнарга ике телдә – рус һәм татар телләрендә консультацияләр бирә. Телефон роботы һәм операторлар коронавирус, Covid-19 авыру симптомнары һәм республикада гамәлдә булган чикләүләр турында иң актуаль сорауларга җавап бирә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X