Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычлылар арткан

Татарстанда җылылык бирү сезоны 7 майда тәмамланды. Республика халкының торак-коммуналь хезмәтләре өчен бурычы шактый үскән.

1 майга газ өчен — 503,1 миллион, электр энергиясе өчен — 182,5 миллион, җылылык өчен исә 558,6 миллион сумлык әҗәт җыелган. Бу хакта Министрлар кабинетында 2019-2020 елларда җылылык бирү чорында Татарстанның ягулык-энергетика һәм торак-коммуналь оешмаларының эшенә йомгак ясаганда әйттеләр.

Утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Премьер-министр Алексей Песошин катнашты.

– Узган җылылык сезонында дәүләт торак инспекциясе тарафыннан 1467 торак-коммуналь хуҗалыгы объеклары тикшерелде. Аларга 1 меңнән артык кисәтү язылды. Әлегә бу кисәтүләрнең 95 проценты үтәлде, җәйге чорда кимчелекләр бетерелер дип уйлыйм, – ди Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов.

Кимчелекләр дигәндә, аларның күбесе су температурасы һәм җылылык белән бәйле икән. Шуңа да белгечләр яңа җылылык сезонына кергәнче,төзәтәсен төзәтеп, яңартасын яңартып бетерергә куша.

– Районнарның җылылык сезонына әзерлек паспортлары алуы, аларның бар эшен күрсәтә. Узган ел ике район сезонга әзер түгел иде. Яшел Үзән районы паспортын 2 декабрьдә, Минзәлә 19 ында алды, – ди министр.

Коммуналь хезмәттәгеләрне алда икенче сезонга әзерлек көтә. Министр искәртүенчә, оешмалар 2020 елның 15 ноябренә кадәр яңадан әзерлек паспортлары алырга тиеш. Әмма моның өчен торак-коммуналь хуҗалыгы оешмалары барлык кимчелекләрне бетереп, җиһазларның төзеклеген тикшерергә тиеш. Шулай ук җылылык, электр энергиясе, газ белән тәэмин итүче оешмалар алдында бурычлары каплау кирәк. Болары елда кабатлана торган сүзләр булса да, аларны күпме әйтсәң дә, аз булмас төсле тоела.

Белгечләр, бер сезондагы хата икенче юлы ничек эшләргә кирәген күрсәтә, ди.
Узып киткән кыш ни белән истә калган? Быел коммуналь өлкәдә аварияләр булса да, халык җылысыз утырмаган. Ә менә газ белән агуланучылар арткан. 2018 елда 18 кеше булса, узган ел аларның саны 30га җиткән. 2020 елның биш аенда гына да 15 кеше агуланган. Торак хуҗалыгы белгечләре моны агач тәрәзәләрне пластикка алыштыру белән бәйли. Шуңа да алар республика халкын тәрәзәләрен җилләтү режимына куярга өнди. Бер дә булмаса, вакыт-вакыт ачып алу да комачау итмәс, диләр.

 

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев