Шəhри Чаллы

Татарстанда яшәүчеләрне Идел буе федераль округында көчле салкыннар турында кисәтәләр

Якындагы көннәрдә республика территориясендә җепшек кар, бозлавык фаразлана.

Якын көннәрдә Идел буе федераль округ территориясендә, шулай ук Татарстанда явым-төшем көтелә.

Белгеч сүзләренчә, Көньяк һәм Урал федераль округында да һава торышы начарлануы көтелә. Бу турыда Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Якындагы көннәрдә Идел буе федераль округында җепшек кар һәм бозлавык көтелә. Бигрәк тә Башкортстанда көчле явым-төшем — карлы яңгыр, буран, җепшек кар һәм кар көртләре көтелә. Киләсе атна башында Көньяк федераль округта, Кырымда көчле яңгыр һәм җил секундына 22 метр тизлек белән исәчәк», — дип сөйләде ул.

Шулай ук Уралда көчле кар яварга һәм буран булырга мөмкин, диде Вильфанд.

Чыганак:Татар-информ 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: