Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Татарстанда яшүсмерне елан чаккан

Шушы көннәрдә Чирмешән районы үзәк хастахәнәсенә елан чаккан бер малайны алып килгәннәр. Көтү көткәндә, Иске Котышта яшәүче 15 яшьлек яшүсмерне елан бармагыннан чагып ала

Зыян күрүчене тиз арада хастаханәгә  китергәннәр, хәзер ул хирургия бүлегендә дәвалана, дип яза "Безнең Чирмешән".
Көннәр эссе тору сәбәпле, дөресме, юкмы, быел республикада еланнар артык күп, диләр. “Елан чаккан”, дигән хәбәр ел да ишетелеп тора. Шуңа күрә белгечләр сак булырга киңәш итәләр.
Гади кара еланны (гадюка обыкновенная) теләсә кайда: урманнарда, кырда, су буйларындагы дымлы урыннарда, чокырларда очратырга мөмкин.
Әгәр дә сез үз юлыгызда елан очраткансыз икән, аны читләтеп үтәргә тырышырга - кара еланнар үзләре беренче ташланмый, диләр белгечләр.
Елан йорт территориясендә яши дип куркырга кирәкми, алар кешеләр янәшәсендә булуны яратмый. Кара еланны таяк яки себерке белән дә куркытырга мөмкин.
-Әгәр дә елан чаккан икән, беренче чиратта ашыгыч медицина ярдәмен чакыртырга (ашыгыч хезмәт номеры -112) яки якындагы медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, - ди район үзәк больницасы врачы Рамил Минеголов. – Ярдәм килеп җиткәнче, иң элек елан чаккан кешене горизонталь рәвештә яткырыгыз, чөнки бу вакытта кан басымы төшә. Мөмкинлек булса, күп итеп су эчерегез, ярага салкын әйбер, әйтик, боз куеп торыгыз. Зыян күрүчегә спиртлы эчемлекләр эчертергә ярамый. Ярадан агулы канны чыгарырга тырышыгыз. Жгут та салырга кушмыйбыз. Супрастин, димедрол ише дарулар эчерегез.

​​​​​​​
Матбугат.ру 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев