Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түбән Камада полиция хезмәткәре Динар Саматов исемен мәңгеләштерәчәкләр

Динар Саматов хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган полицейскийлар саны буенча унынчы булачак.

22 мартта хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган Динар Саматовның исеме полицейскийларның Хәтер монументында мәңгеләштереләчәк. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.
«Динар Саматов хезмәт вазифаларын башкарганда һәлак булган полицейскийлар саны буенча унынчы булачак», - дип ачыклый чыганак.
Динар Саматовның гомере 34нче яшендә өзелде. Эчке эшләр органнарында ул ун елдан артык хезмәт итте, ә соңгы елларда полиция майоры участковый булып эшләде.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 23 мартта полиция хезмәткәре белән хушлашырга йөздән артык кеше килгән. Динар Саматовны Түбән Кама районы Туба авылында җирләделәр.

 

http://saby-rt.ru/news/novosti/tbn-kamada-politsiya-khezmtkre-dinar-samatov-isemen-mgelshterchklr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев