Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Театрның якты киләчәге ул

Театр һәр кеше күңелендә зур урын биләгән, дулкынландыргыч тәэсир калдырган, хисләр шаукымы, аерым эмоция, сихри төсләр белән бизәлгән гаҗәеп дөнья. Анда нинди генә язмышлар чагылмый да, кешелек дөньясындагы нинди генә тетрәндергеч, шул ук вакытта мавыктыргыч вакыйгалар сурәтләнми икән.

Сәхнәнең тарту көче искиткеч зур, моны күңелен биреп карап утырган тамашачы гына түгел, ә шул театрның эчендә кайнаган артистлар үзләре дә яхшы аңлый. Театр белән бер "җенләнсәң", аннан тиз генә арыну юк инде, - дип шаяртып сүз башлады әңгәмәдәшем. Аның сүзләре белән килешмичә һич кенә дә мөмкин түгел. Ни сөйләгәнен белеп сөйли ул. Ник дисәң, менә инде үзе дә биш елга якын шул театр тормышы белән янып яши. Сүзебез Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрының өметле артистларыннан берсе Ришат Әхмәдуллин хакында.

Һәр театрның йөзек кашы, якты киләчәге булырдай, тамашачы күңелендә учактай балкып янган артистлары бар, әлеге егетне шундыйлар рәтенә кертерү бик урынлыдыр. Ришат Казан егете, профессиональ сәнгать иленә беренче сукмагын да шунда салган. Беренче ролен балалар бакчасына йөргәндә уйнарга туры килә аңа. Ул "Буратино" мюзиклында Пьероны башкара. Кечкенәдән җыр-моңга тартыла, шуңа күрә, кайсы яктан сәләтлерәк икәнен белү максатыннан, үзен берничә юнәлештә сынап карый. Шигырь бәйгеләрендә катнаша, җыр фестивальләрендә чыгыш ясый. Ришатка иҗат-сәнгать дөньясы бик кызык тоела, аны ымсындыра, әсәрләндерә. Берничә юнәлешне үз иткән малай, кайсын сайлаячагын бу вакытта төгәл белми әле. Җырга осталыгын күреп, әнисе аны музыка мәктәбенә укырга бирә. Җиде яшеннән Ришат элеккеге "Болгар кызлары" төркеменең солисткасы Альбина Мусина җитәкләгән "Елмай" ансамблендә шөгыльләнә башлый. Элегрәк аны бу ансамбльгә балачактан бергә уйнап үскән дус кызы, Алсу Сәйфуллина да чакырган була. Шуңа күрә дә, Ришат әнисенең теләгенә каршы килмичә, бик тиз ризалаша.

Альбина Хаҗинуровна белән эшли башлагач, кайсы юнәлешне сайлау буенча бераз ачыклык кергән шикелле тоелды. Бермәлгә җырчы булу теләге өстенлек алды. Балалар арасында узган "Йолдызлык - 2003", соңрак "Ватан-2004" халыкара җыр фестивальләрендә катнашып лауреат булгач, сайлаган юлымның дөрес булуына төшендем, - ди әңгәмәдәшем.

Шулай да Ришатның кызыксынучан булуы үзенекен итә. Музыка мәктәбеннән тыш, А. Алиш исемендәге балалар иҗат сараеның театр бүлегенә керә. Анда төрле драматургларның әсәрләрен сәхнәләштерү күңеленә бик хуш килә, аңа үзенчәлекле образлар башкару ошый аңа.

Театр мәктәбендәге тәҗрибәле остазлары - Татарстанның халык артисты Римма Ибраһимова, Фирдания Садриева аша тамашачы каршына чыгарга әзерлек ала, сәхнә серләренә төшенә.

Һәр хезмәт әзерлек, җитдилек, тәвәккәллек сорый. Башкача була да алмый. Аннан-моннан эшләгән эшнең рәте булмый. Миңа бу турыда әнием дә, остазларым да еш искәртеп торды. Хезмәткә хөрмәт белән карау, кечкенәдән үк сеңеп калган гадәт, күрәсең. Моны үзең тир түгеп эшли башлагач ныграк аңлыйсың. Тамашачы күңелен яулауның никадәр четерекле, җаваплы хезмәт сораганын, моңа күпме көч сарыф ителгәнен беләм хәзер, - ди әңгәмәдәшем.

Ришат Әхмәдуллин вокалны да ташламый, шуның белән бер рәттән сәнгать мәктәбендә баянда уйнауны үзләштерә. Җыр-шигырь бәйгеләрендә чыгыш ясарга да вакыт таба. Мәктәпне тәмамлагач, аңа укырга кая керү турында баш ватып торасы булмый. Остазлары театраль училищега керергә киңәш иткәч, ике дә уйламыйча шунда юнәлә.

Әниегез сезне музыка мәктәбенә биргән бит, җырчы булуыгызны теләгәндер. Театр артисты булу фикерен әниегез ничек кабул итте?

Әнием минем теләктәшем, фикердәшем ул. Нинди генә эшкә алынсам да, һәрнәрсәне аның белән киңәшләшеп эшлим. Әниемнең хәер-фатихасын алам. Мине җырчы итеп күрергә теләү максатыннан музыка мәктәбенә бирде димәс идем. Сәләте ачылсын, үссен, камилләшсен, тормышта үз юлын тапсын, вакытын бушка уздырмасын дигән ният белән бу мәктәпкә укырга биргән. Ул минем беренче тамашачым да, тәнкыйтьчем дә. Аннары әниемнең ышанычы акланмады түгел. Музыкаль юнәлештә дә уңышларым байтак.

Дөрестән дә, җырчы тормышы белән артист тормышын Ришат бертигез алып бара. Моннан кала фортепиано, курайда да халык көйләрен, үзе яраткан музыкаль композицияне рәхәтләнеп уйный. Җыр-моң белән үрелеп бара аның театраль эшчәнлеге. Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенә укырга керүе моңа ачык дәлилдер. Ришат Әхмәдуллин "Татар моңы - 2009" җыр фестивале лауреаты да. Шулай да ул үзен җырчы дип түгел, ә театр артисты итеп таныта. Яраткан тамашачысы да аны шул амплуада кабул итә.

Консерваториягә керүемнең төп сәбәбе - Камал театрында профессиональ музыкаль белемле актер булу иде, бу - балачак хыялым. Аннары музыкаль сәләтем җырлы роль башкарганда бик ярап куя. Режиссер да шул сәләтемне исәпкә алып, җырлап уйный торган роль тәкъдим итәргә тырыша, - дип профессиональ серләре белән бүлеште яшь артист.

Ришат Әхмәдуллин 2011 елда Казан театраль училищесын кызыл дипломга тәмамлап, Камал театры составында эшли башлый. Шул кыска гына дәвер эчендә үзен бик күп кызыклы образларда сынап карый, "Минем исемем - Кызыл", "Әрем исе", "Мәхәббәт FM" , "Хан кызы Турандык", "Галябану", "Көтәм сине" кебек спектакльләрдә катнаша. Моннан кала инде өч төп роль башкарырга да насыйп була. Тамашачыга ул "Искән җилләр көенә"дә Рамай, "Кечтүкле уен"да Шамил һәм "Зәңгәр шәл"дә Булат образлары аша таныш. Соңгы атап үткән рольгә күбрәк тукталасы килә, чөнки аның уйналу тарихы кызыклы. Бу турыда Ришат үзе менә нәрсә сөйли:

Бу роль миңа очраклы рәвештә эләкте. Әле театрда эшли генә башлаган чагым иде. Кызып-пешеп репетиция бара, һәркем кич белән уйналачак спектакльгә әзерлек белән мәшгуль. Шулчакта режиссер Фәрит Бикчәнтәев, мине үзе янына чакырып алып, Булат ролен уйнаячагым турында хәбәр итте. Әлеге рольне башкарырга тиешле Ирек Кашапов кинәт авырып китү сәбәпле, Булатны уйнау миңа йөкләнде. Баштарак аптырап калсам да, бераздан үземне кулга алып, сценарийны өйрәнергә керештем. Чөнки вакыт бик кыска, 3-4 сәгать эчендә әзерләнеп, тамашачы каршына чыгарга кирәк. Бәхетемә, уйналачак ролем миңа азмы-күпме таныш иде. Элегрәк әлеге спектакльне зәңгәр экраннар аша күрергә туры килде, аннары репетицияләр вакытында бер-беребезнең сөйлисе репликаларын ятлап бетерәбез. Шул да ярдәм иткәндер, рольне тиз ятладым. Анысы бер хәл, әле бит Булат башкарырга тиешле арияне кабатлап, үз тавышыңа җайлаштырасы бар. Җитди, җаваплы, зур әзерлек сорый торган роль. Шуңа күрә тәнәфескә дә китмичә, җырлы оркестрга кушылып Булат башкарырга тиешле музыкаль әсәрне өйрәндем. Спектакльгә санаулы минутлар калгач кына гримеркага йөгердем. Ә анда тагын бер көтелмәгән хәлгә юлыктым. Булатны уйнарга тиешле егет буйга миннән кечкенә, шуңа күрә аның костюмы бәләкәйрәк булды. Анысын тартып-сузып җайладык, ә менә читеге минем размерга туры килмичә, аягымны кырып бетерде. Тик боларны уйлап торыр вакыт түгел иде. Тамашачы каршына ашыктым, бар актерлык сәләтемне, ихтыяр көчемне уйныячак рольгә салдым. Бер мизгелгә үземне шул герой итеп күз алдыма китердем. Дөресен әйткәндә, сәхнәдә үзеңнең кемлегеңне онытып җибәрү - театрның ниндидер аңлатып булмый торган бер хикмәте ул. Бу вакытта син роль белән түгел, ул синең белән идарә итә. Чыгышым никадәр уңышлы булгандыр, анысын тамашачы хәл итсен. Көтмәгәндә язмыш миңа шундый бүләк ясады һәм моның өчен аңа рәхмәтлемен.

Булат образыннан кала, сез башкарган рольләр арасында җиңел уйнала торган, үтә җаваплылык таләп итмәгән образлар булдымы?

Бер рольне дә җиңел дип булмый, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм һәрберсе өстәмә әзерлек сорый. Чөнки синең тамашачы алдына чыгып имтихан тотасың бар. Ә имтихан вакытында онытып җибәрү дә, дулкынлану да була. Үзем башкарган персонажларга килгәндә, мин уйнаячак героемның кичерешләрен, гадәтләрен күңелем аша үткәрәм. Үземне аның урынына куеп карыйм дисәм дә, дөрес булыр. Хәер, уйнаган персонажларымның холык-фигыле, үз-үзен тотышы күп очракта минекенә туры килә. Җиңел уйналына торган рольне алсак, бу инде спектакльнең нинди жанрда булуыннан тора. Мәсәлән "Искән җилләр көенә" спектаклен алыйк. Анда мин шаян, ләкин шул ук вакытта үз сүзен әйтә белүче зирәк егет Рамайны уйнадым. Бу да үзенә күрә четерекле образ, шулай да, "Зәңгәр шәл"дәге кебек үк төгәллек, җаваплылык таләп итми.

Тискәре рольләр дә уйнарга туры килдеме? Кайсы рольне башкаруы авыррак -уңайнымы, тискәренеме?

Әлегә тискәре геройны башкарырга туры килмәде. Авыр димәс идем, андый роль киресенчә кызыклы була. Аны син ничек күрәсең, шулай тудыра аласың. Атлап йөрүен, йөз чалымнарын үзеңә генә хас осталык белән күрсәтәсең. Киләчәктә тамашачымны андый образ аша да җәлеп итә алырмын дип ышанам. Бик күп көтергә туры килмәс ахры, Илгиз Зәйниевнең "Әлли-бәлли-бәү" дип исемләнгән пьесасында нәкъ шундый рольне башкарырга ниятлим. Тик әлегә бу сер булып калсын. Барысын да ачып салсаң, кызыгы бетә, образның үзенчәлеге югала. Әле бу образны тудыру өчен эшләргә дә эшләргә кирәк.

Ришат, режиссерлардан кемнәр белән эшләргә туры килде? Аларның эшләү алымы Бер-берсенекеннән аерыламы?

Һәр режиссерның үз алымы, әлбәттә. Илгиз Зәйниев, Лилия Әхмәтова, Фәрит Бикчәнтәевлар белән эшләдем. "Һөнәр фестивале" кысаларында Мәскәүдән килгән танылган режиссер А. Огарев белән дә иҗат итеп алырга туры килде. Шулай ук "Хан кызы Турандук" спектаклен әзерләгәндә Кытай режиссеры белән хезмәттәшлек итү бәхетенә дә ирештем. Аларның һәрберсе үзенчәлекле шәхес, араларыннан берсен генә билгеләп үтү мөмкин түгел.

Кемдер сезне арияләр башкаручы, опера җырчысы буларак та белә. Якын киләчәктә җырчы булып китәргә ниятегез юкмы?

Әйткәнемчә, мин үземне җырчы буларак түгел, артист буларак ачтым һәм театр сәнгатеннән читкә тайпылырга исәп юк. Театрда да күпчелек җырлы рольләр дә катнашам. Җыр аша образның күңел кичерешләрен яхшырак ачып була дип саныйм. Иң матур җырлар спектакльләр өчен языла икәнлеккә инандым. Музыкаль әсәрләрдә уйнау ошый миңа. Консерваториядә узган кайбер кичәләрдә катнашам, анда кайвакыт бик озын, 5-7 минутка сузылган арияләр җырларга туры килә. Солянка концертларында чыгыш ясыйм. Тик җырчы буларак китүне максат итеп куймыйм. Кырт кисеп, юк дип әйтмим, билгеле. Тормышта төрлечә булырга мөмкин, ләкин шундый ниятем бар, димәс идем.

Ришат театр артисты, җырчы гына түгел, алып баручы, аныңча әйтсәк, конферансье да әле. Кичәләрдә ул берьюлы ике телдә чыгыш ясый, дәүләт күләмендә узган дәрәҗәле мәҗлесләрне дә алып барырга туры килә аңа. Халыкара фән фестивален чит телдә дә алып барырга хыяллана ул, шуңа күрә инглиз сөйләмен үзләштереп йөргән чагы. Алда атап үткән һөнәрләрдән тыш, Ришат үзен телевидениедә алып баручы буларак та сынап карый. ТНВ каналында балалар өчен чыгучы "Мең дә бер җавап" тапшыруының берничә эфирын алып бара. "Ач шигърият серләреңне" тапшыруында күренекле шагыйрьләр Факил Сафин, Илдус Гыйләҗев шигырьләрен яңгырата. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, телевидение - ул бөтенләй башка дөнья. Театр белән чагыштырганда җир белән күк арасы. Чөнки зәңгәр экран аша син әзер текстны сөйлисең, роль башкаргандагы кебек үзгәртеп, үзеңә җайлаштырып, чит сүзләр өстәп сөйләп булмый анда. Артистның күзәтүләреннән чыгып шуны әйтәсе килә: телевидение сине кыяфәтеңдәге кимчелекләрең белән бергә ничек бар, шулай күрсәтә. Ә театрда, ул кимчелекләрне грим белән бизәп кую мөмкинлеге бар. Моннан тыш театрда җанлылык хөкем сөрә, анда халыкның эмоция, тәэсирләрен сизәсең, үзеңә карашын тоясың. Ә телевидение бөтенләй үзгә. Тапшыру ничек төшерелә, шулай кала.

Әйе, Ришат ул үз-үзенә бик таләпчән, ни кирәген яхшы белгән максатчан, бар нәрсәдән хәбәрдар булган яшьләр категориясенә керә. Андыйлар үсеш, алга китү, камилләшү дигәндә, һәрчак вакыт таба. Тормышыбызда, театр сәнгатендә Ришат Әхмәдуллин кебек талантлы, үзенчәлекле, башкалардан аерылып торучы, яңа карашлы яшь артист булуы бик куандыра. Шундый егетләребез булганда театрыбызның, гомумән татар сәнгатенең киләчәге бар һәм өметле.

Фирүзә ШӘЙХЕТДИНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев