Шəhри Чаллы

Тимер атыбызны кышка ничек әзерләргә?

Салкын иртәнге дүшәмбе көнне, көчле бураннан соң, мин машинага утырдымда эшкә киттем. Бүген двигатель ничектер ялкау гына эшли, стоп билгесендә туктаганда көчкә кузгалып китә, моңарчы тимер атым сынатмаган иде. Ни булды микән соң?

Нәрсә булганын  аңлаганчы, мине бозда шудырып алып та китә, тормозга баскач, хәлләр тагын да мөшкелләнде. Теге телевизордан күрсәтәтләр бит әле, шугалактагы фигуристлар кебек рәхәтләнеп әйләнә дә башладым. Һәм – БУМ! Мин кар көртенә чумдым, алга карасам да, артка карасамда дөнья ап-ак, менә мин әйтәм “Снежная королева”, кар өстендә машинаның ялтырап номеры гына күренеп калды (моны миңа мине тартып чыгарырга ярдәм иткән егетләр әйтте).   Машинаны кабызырга тырышсамда, тик нәтиҗәсе булмады, аккумулятор “үлде”. Ишекне берничә тапкыр ачып караганнан соң, машина хәзерге вакытта минем өчен берлога булды. Мин машина белән капма-каршы салкын кыш көнендә утырып калдым, өстемдә юка куртка, аякта биек үкчәле сапоги, башта модный прическа, кулда телефон. Ярдәм киләчәк килүен,тик кайчан булыр бу могҗиза. Кар әсирлегеннән чыкканчы күпме вакыт үтәр? Менә шундый маҗарага юлыктым үткән елны. Хәзер инде әз генә булса да кышка кергәндә машинаны карый башладым, юлда ни булмас.

Хәер мондый куркыныч сценарий буенча вакыйгалар аз булса да, алдан әйтелгән проблемаларны булдырмас өчен яки минималь куркыныч булырлык итер өчен салкын һава шартларында туңмас өчен, җылы кием, шапка, бияләй һәрвакыт машинада йөрергә тиеш. Шулай ук безнең машиналарда кышка кергәч зур игътибар сорый.

Бу мәкаләдә без машинаны катлаулы кышкы шартларга әзерләү буенча иң яхшы тәкъдимнәрне һәм куркынычсызлыкны тәэмин итүгә киңәшләребезне җиткерәбез. Үзең белән юлга нәрсә алырга кирәк? Юлга чыгу алдыннан нәрсәне тикшерергә кирәк? Ягулык һәм май дәрәҗәсе кышын ни дәрәҗәдә булырга тиеш? Кышкы шиналарны ничек кайгыртырга? Бу һәм башка сорауларга җавапны сез әлеге язмада таба аласыз.

 

Киңәш №1 Шиналарда басымны тикшерегез, бәлки яңа кышкы шина алырга вакыт җиткәндер

Тайгак юллар еш кына җитди юл һәлакәтенең сәбәбе булып тора. Шуңа күрә бик мөһим, юлга чыкканда сезнең шиннарыгыз мондый һава торышына туры килүенә. Әгәр сез җәйге тәгәрмәчләрне калдырырга уйлыйсыз икән, һәр шинаның басымын тикшерергә кирәк. Басымы төшкән тәгәрмәч, протекторны яба, бу исә юл белән сцепленияне шактый киметә, шуның белән тайгак юлда занос ихтималын арттыра. Түбәндә без берничә тәкъдим китердек:

- Кайбер машина йөртүчеләр үзләре белән тоз алалар. Әгәрдә машина батып кала икән, тәгәрмәч алдындагы карга тоз сибәргә мөмкин, бу үз чиратында өстәмә сцепление булдырачак.

- Әгәрдә сезне тайгак юлда әйләндерә башлады икән, тормозга басмагыз, интуиция сезгә бу дөрес ысул дисә дә. Моның урынына, аякны газ педаленнән алыгыз, рульны капма-каршы якка борыгыз.

- Шулай да иң кулай киңәш, безнең кырыс, салкын кыш көннәрендә, шипалы тәгәрмәчләр генә саклап кала ала.


Киңәш №2 Майны һәм аның үзлеклеген тикшерегез

Май двигательдәге металл детальләрен сылап бара, ул аны ватылудан саклый. Майның үзлеклеге һәм куюлыгы двигательнеңэшенә турыдан туры бәйле. Әгәр май артык куе булса, ул детальләр буйлап акрын гына ага, бу двигательне кыздырырга мөмкин. Кышын түбән температуралада май куера, бу проблема белән сез җиңел чишә аласыз, түбән куелык белән май алырга кирәк. Эксплуатация буенча җитәкчелектә тиешле май күрсәтелгән була, шулай ук һәр сезон өчен төрле май булырга мөмкин. Исегездә тотыгыз, майны һәр 5000 км яки 3 айга бер тапкыр алмаштырырга кирәк.

 

Киңәш №3 Антифриз – һәрвакыт дөрес күләмен сакларга

Антифриз машинаның двигателен салкын һава торышнда катудан, эсседә җылынудан һәм шулай ук коррозиядән саклый. Радиаторда су һәм антифриз күләме тигез булу мөһим, чөнки 50:50 нисбәте оптималь санала, Цельсий буенча 40 градуска кадәр температурада сыеклыкның катуын булдырмый. Безнең бәхеткә машина алдында, безгә һәм сезгә үлчәү белән басып торырга килми. Без һәрвакыт әзер катнашманы ягулык станцияләрендә сатып ала алабыз. Антифризны аз күләмдә салсаң, суыту сыеклыгы катарга мөмкин, двигатель җылыначак. Бу очракта иашина ремонт таләп итәчәк, ә бу эшләр арзан тормаячак.

 

Киңәш №4 Җылыткычны тикшерегез

Кыгкы салкыннар җитү белән без машинада тагын бер проблема белән очрашабыз, ул да булса тәрәзәнең парлануы. Җылыткыч бу күренешне хәл итәргә мөмкинлек бирә, җылы, коры һава пыяланы киптерә. Әгәр дә сез җылыткычны әйбәт эшләгәненә ышанасыз икән, тик һаман да тәрәзә парланса, димәк ишек яки тәрәзә аша һава керә. Бу үз чиратында салонда дымлылыкны арттыра. Шулай ук уңайлы машина йөртү өчен җылылык кирәк, әгәрдә сезгә салонда суык икән, сез калтырыйсыз, сезгә рульне тотарга кыен булачак һәм юлга игътибарыгыз да кими. Җылыткыч эшләми икән, бәлки анда спираль төзек түгел. Аны алмаштыру арзан тормый, бигрәк тә руль артында утырганда боз фигурасына әйләнергә теләмәсәгез.

 

Киңәш № 5 Тәрәзә щеткаларын һәм пыяла юдыргыч сыеклыкны алмаштырырга

Күз алдыгызга китерегез, сез төнлә юл буйлап барасыз, кинәт карлы яңгыр башлана, тәрәзәгә чиләктән су койган сыман ява. Тәрәзә дворникларын кушкач алар пыяла буйлап пычракны сылап кына куялар.  Салкын һава торышында начар күрүчәнлек куркыныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин, шуңа күрә юлга чыкканчы, сез дворникларның төзек булуына инанырга тиеш. Дворниклар резинадан эшләнгән һәм алар  вакыт узу белән эреп бетәргә, сүтелергә мөмкин. Пыяла чистарту щеткаларын һәр 6-12 ай саен алыштырырга киңәш ителә. Шулай ук пыяла юдыргыч сыеклык дәрәҗәсен күзәтеп торырга кирәк, ул кардан, пычрактан арынырга ярдәм итә.

 

Киңәш №6 Һәрвакыт машинада авария җыелмасы йөрергә тиеш

Иң гади нәрсә сез эшли аласыз – ул үзегез белән беренче ярдәм күрсәтү инструментлары булдыру, чөнки нинди генә ситуациядә калсагызда ярдәм күрсәтергә әзер булып торасыз. Әлбәттә багажникта запас тәгәрмәч һәм аны алмаштырыр өчен барлык инструмент ятарга тиеш. Шулай ук сезгә кирәк булачак двигатель мае, пыяла юдыргыч һәм суыту сыеклыгы. Тәрәзә кыргычларында алырга кирәк, чөнки пыяла боз белән каплангач, сез юлшга чыгарга теләмәссез.

Әгәрдә сез карда батып калгансыз икән сезгә фонарь кирәк булачак, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында һәм начар күрүчәнлектә. Запас бияләй, куртка һәм хәтта юрган  булса да комаучауламый, чөнки җылыткыч начар эшләсә алар ярдәмгә киләчәк.

 

Тагын иң кирәкле киңәшләрнең берсе ул кәрәзле телефоныгызда акча һәм зарядка булсын. Чөнки аннан башка хәзерге гасыр кешесе сөйләшәдә, яши дә алмый. Телефон аша ярдәм чакыргач, туганнарга дусларга шалтыратып үзең белән булган маҗараны сөйләргә, интернет челтәренә куярга була. Юлларгыз имин булсын.

                               

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: