Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Торак- коммуналь хуҗалыгы өчен имтихан

Ноябрьдә торак-коммуналь сферада хезмәт күрсәтүче идарә итү компанияләрен лицензияләү башлана. Төбәкара җитәкчеләр белән аңлату эшләре инде үткәрелде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте. Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр идарә итү компаниясе бер йорт буенча ике административ шелтә ала икән, ул идарә итү хокукыннан азат ителә. Шундый йортлар 15...

Ноябрьдә торак-коммуналь сферада хезмәт күрсәтүче идарә итү компанияләрен лицензияләү башлана. Төбәкара җитәкчеләр белән аңлату эшләре инде үткәрелде, дип хәбәр итә Россия Федерациясе Төзелеш министрлыгы матбугат хезмәте.

Яңа кагыйдәләр буенча, әгәр идарә итү компаниясе бер йорт буенча ике административ шелтә ала икән, ул идарә итү хокукыннан азат ителә. Шундый йортлар 15 проценттан арткан очракта, компаниянең лицензиясе алына, ә директоры шундый компанияләргә җитәкчелек итү хокукыннан мәхрүм ителә. Билгеле бер йортта яшәүчеләр үзләре үк идарә итүче компаниядән лицензияләү этабында ук ваз кичә алалар. Һәм милекчеләрнең фикере хәлиткеч санала. Намуссыз идарә итү компаниясенә лаеклы алмаш табылмаган очракта, әлеге йорт өчен җаваплылыкны җирле власть үз өстенә ала.

Лицензияләү кысаларында идарә итү компанияләре җитәкчеләре торак закончалыгын белүгә квалификация имтиханын тапшырачаклар. Шулай ук идарә итү компанияләренең һәм аларга караган торак йортларның бердәй реестры төзеләчәк. Шуның белән йортка кемнең хокуклы булуы һәм "катлы" квитанцияләр турындагы бәхәсләр дә тарихта калачак. Бер үк вакытта РФ Төзелеш министрлыгы төбәкләрдә дәүләт торак күзәтчелеге системасын көчәйтү чараларын күрә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев