Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркия үзләрендә җитештерелгән йомыркада агулы матдә булу турындагы хәбәрне кире кага

Төркиядән кертелә торган тавык йомыркасында агулы химик матдәдән саналган фипронил булу турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта "Анадолу" агентлыгына Төркиянең Тавык йомыркасы җитештерүчеләр үзәк берлеге (YUM-BIR) башлыгы Хөсәйин Сунгур белдергән. "Бу - Төркия адресына яла ягу, ул экспортка йогынты ясамаячак. Минемчә, болар барысы алдан уйлап эшләнелә. Европа берлеге илләре...

Төркиядән кертелә торган тавык йомыркасында агулы химик матдәдән саналган фипронил булу турындагы мәгълүмат дөреслеккә туры килми. Бу хакта "Анадолу" агентлыгына Төркиянең Тавык йомыркасы җитештерүчеләр үзәк берлеге (YUM-BIR) башлыгы Хөсәйин Сунгур белдергән. "Бу - Төркия адресына яла ягу, ул экспортка йогынты ясамаячак. Минемчә, болар барысы алдан уйлап эшләнелә. Европа берлеге илләре үз базарын саклап калу өчен тарата мондый ялганны", - диде Сунгур. Ул билгеләп үткәнчә, Төркия тавык йомыркасын чит илләргә чыгару буенча әйдәп бара торган илләрдән санала, һәм 2017 елның сигез аенда экспорт, узган елга караганда, 48 процентка арткан. Сунгур сүзләренә караганда, Төркия әледән-әле тавык йомыркаларына лаборатор тикшерүләр уздыра. Бүгенгә кадәр аларда фипронил кебек агулы матдә табылмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев