Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Шилнәбаш авылында үзидәрә советы бинасы һәм яңа парк ачылды

Шилнәбаштагы «Рябинушка» ял паркы «Парклар һәм скверлар, уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» республика программасы кысаларында төзелгән

Тукай районының Шилнәбаш авылында авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы һәм парк ачылды. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.

Чарада Тукай районы башлыгы Фаил Камаев, «Татарстан Республикасы авыл җирлекләре советы» ассоциациясе рәисе Экзам Гобәйдуллин, подряд оешмасы «Диалог» ҖЧҖ директоры Урал Ильясов катнашты.

«Авылларыбызның йөзе күзгә күренеп үзгәрә. Шилнәбашта авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы һәм парк ачылу социаль-икътисадый үсешебезнең күрсәткече булып тора», — диде район башлыгы Фаил Камаев әлеге объектларны ачу тантанасында.

Шилнәбаштагы «Рябинушка» ял паркы «Парклар һәм скверлар, уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» республика программасы кысаларында төзелгән.

Авыл җирлеге башлыгы Ольга Гончарова шилнәбашлылар исеменнән республика җитәкчелегенә, муниципаль берәмлекләр советына һәм Тукай районы башлыгына рәхмәт әйтте.

«Администрация бинасы — авыл халкы күптән көткән, бик кирәкле объект. Хәзерге көнгә кадәр Шилнәбашның авыл җирлеге башкарма комитеты, балалар бакчасы, полиция пункты — барысы бергә „яшәде“. Шөкер, менә бүген яңа бинага күчәбез. Иркен якты бүлмәләр хезмәткәрләр өчен дә, бирегә йомыш белән килүчеләр өчен дә бик уңайлы булачак. Социаль-көнкүреш объектлары төзелү, урамнарыбызның төзекләнүе, яктыруы тормышыбызны уңайлы гына түгел, матур һәм күңелле дә итә», — диде авыл җирлеге башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев