Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында Яшьләр көнендә бушлай лимонад таратканнар

Тукай районы «Татарстан» совхозы бистәсендә Яшьләр көне ел саен үткәрелә.

Ләкин быел ул аеруча киң күләмле булып узды. Бистәдәгеләр белән бергә Иске Абдул, Шилнәбаш, Сәмәкәй, Сәет, Мерәс авылларының мәдәният хезмәткәрләре бергәләп әзерләде бәйрәмне, дип яза «Якты юл» газетасы.

Төрле юнәлешләр буенча тематик мәйданчыклар оештырылды, спорт яратучылар аерым урында үз көчләрен сыный алды, кызыклы мастер-класслар, фотозона эшләде. Яшьләрне авыл җирлеге һәм район җитәкчеләре котлады, иң оста артистларга грамоталар тапшырылды.

Бәйрәмгә яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә килгән иде. Кызыклы яңалык – районның бакчачылык ширкәтләре ассоциациясе рәисе Дмитрий Волков исеменнән яшьләргә лимонадлар тараттылар.

Тамашачыларны концерт программасы белән Илмир һәм Илнур Габидуллиннар, Чулпан Сафина, София Цандер, Владимир Веретенников, «Умырзая» бию ансамбле сөендерде. Бәйрәм программасы дискотека белән тәмамланды.

 

http://maydan.tatar/tukaj-rajonynda-yashler-konende-bushlaj-limonad-taratkannar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев