Шəhри Чаллы

 “Туйга ничә көн кала?”

Сезон кайчан ачыла?

 “Туйга ничә көн кала?”

Шушы көннәрдә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында яңа сезонның кайчан ачылачагы мәгълүм булды. Коллектив яңа бинада иҗади сезонны 14 ноябрьдә башлап җибәрергә җыена. Бу көннәрдә биредә Илгиз Зәйниев пьесасы буенча “Туйга ничә көн кала?” спектакленә репетицияләр бара. Спектакльне театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов сәхнәләштерә. “Мин театрның заманча булуын телим. Шуңа күрә сезонны татар драматургының заманча пьесасы белән башларга булдык. Яңа бинага күчкәч, безгә репертуардагы 20дән артык спектакльдән баш тартырга туры килде. Аларның кайберләре бик озак уйналган, кайберләре яңа сәхнәгә туры килми. Хәзер без яңа спектакльләр әзерлибез”, - диде режиссер.

Тиздән тамашачыларга „Туйга ничә көн кала?“ спектакле, ә декабрьдә Шамил Идиатуллинның “Город Брежнев” китабы буенча спектакльне тәкъдим итәчәкләр. Язучыны премьерага чакырганнар.

4 һәм 6 ноябрьдә театрда “Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов маршруты” буенча экскурсияләр оештырала.Төркемнәрдәге кеше саны 25 тән артмаска тиеш.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: