Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тыелса да саталар

Чаллыда ел башыннан бирле спиртлы эчемлекләрне законсыз сату фактлары буенча 450дән артык беркетмә төзелде. 98 очракта балигъ булмаган яшүсмерләргә хәмер саткан сатучылар җаваплылыкка тартылды. Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Чаллы буенча балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искәндрова журналистлар белән булган брифингта әлеге проблемага аерым тукталды. Аның әйтүенчә, быел...

Чаллыда ел башыннан бирле спиртлы эчемлекләрне законсыз сату фактлары буенча 450дән артык беркетмә төзелде. 98 очракта балигъ булмаган яшүсмерләргә хәмер саткан сатучылар җаваплылыкка тартылды.

Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Чаллы буенча балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге башлыгы Римма Искәндрова журналистлар белән булган брифингта әлеге проблемага аерым тукталды. Аның әйтүенчә, быел яшүсмерләргә хәмер сатуда гаепләнүчеләр арасында аерым киосклар хезмәткәрләре генә түгел, зур кибетләрдә эшләүче сатучылар да бар. Спиртлы эчемлекләрне законсыз сату белән шөгыльләнүен туктатмаган ике хезмәткәргә карата җинаять эше дә кузгатылды. Моннан тыш, 83 сәүдә ноктасы җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды.

Узган 8 ай дәвамында 22.00 сәгатьтән соң спиртлы эчемлекләр сату белән бәйле 270 хокук бозу очрагы теркәлде. Ә инде закон тарафыннан катгый тыелган вакытта балигъ булмаганнарга хәмер саткан кибет хезмәткәрләренә түбәндәге суммаларда штрафлар салынды: гражданнарга - 1,5 мең сумнан 2 меңгә, вазыйфаи затларга - 3 мең сумнан 4 меңгә, юридик затларга - 30 меңнән 40 мең сумга кадәр.

"Күп тапкырлар кисәтүгә карамастан, төнге вакытта спиртлы эчемлекләр сату тукталмый. Иң аянычы, яшүсмерләргә дә киртә юк, - ди ихлас борчылып, Римма Искәндрова. - Закон тарафыннан тыелганын белә торып, шундый хокук бозуга баралар. Әле ярый, шундый фактлар хакында җәмәгать оешмалары, мәктәпләр, шифаханәләр һәм башка учреждениеләр хәбәр итеп тора".

Гомумән, 22.00 сәгатьтән соң яшүсмерләргә спиртлы эчемлекләр сатучы сәүдә нокталары турында мәгълүматны түбәндәге "кайнар линия" телефоннары аша җиткерергә була: 37-92-38, 37-92-39. Бер генә шалтырату да игътибар үзәгеннән читтә калмаячак, дип ышандырды баш белгеч.

Чыннан да, үсеп килүче яшь буынны эчкечелек афәтеннән саклап калыйк дисәк, битараф булмыйк. Бөтен яшәешен күбрәк акча эшләүгә корган, әлеге максатын тормышка ашыру өчен яшь буынның киләчәген җимерүдән дә тайчынмаган комсыз эшмәкәрләргә, сатучыларга каршы бергәләп көрәшик. Балаларыбызның сәламәт, көчле шәхесләр булып үсүе үзебездән тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев