Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тынычлык проспекты да төзекләндереләчәк

2019 елда шәһәребезнең Тынычлык проспект төзекләндерергә җыеналар.

Мәгълүм булганча, бу проспект 2012 елда капиталь төзекләндерелгән иде. Сәнәгать парклары җитәкчеләре белән очрашуда шәһәр хакиме Наил Мәһдиев түбәндәгеләрне җиткерде:

 – Сездән бернинди серебез дә юк. Без ел саен бер эре проспектны һәм сәнәгать зонасындагы бер юлны капиталь ремонтлыйбыз. 2015 елда Сөембикә проспект ыбелән Лесоцех юлын, 2016 да Чулман проспекты һәм БСИ юлы, 2017 елда Мәскәү проспекты һәм Промышленная юлын төзәттек. Быел 800 миллион смуга Җиңүнең 40 еллыгы һәм 300 миллион сумга Техническая юлларын яңартабыз. Хәсән Туфан һәм Вахитов проспектлары турында әйтмим. Аларны төзекләндерү кыйммәт түгел. Тынычлык проспектын ремонтларга планлаштырабыз. Киләсе елда шулай ук сәнәгать зонасындагы берәр юлны да төзекләндерербез.

Моннан тыш, М-7 федераль трассасын төзекләндерү программасы кысаларында Орлов боҗарасына, Уфа ягына таба, светафор куелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев