Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төзәлми лә йөрәк ярасы

Ярты миллионнан артык халкы булган Чаллыда нинди генә кешеләр яшәми: һәркемнең үз тормышы, ләүхел мәхфүзенә язылган үз язмышы. Шәһәрдәшебез Рәйсә апа Терентьеваның башыннан кичкәннәрен тыңлаганда, мин шул хакта уйладым. Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә очраштык без аның белән. Календарьдагы бу көнне искәреп тормый Рәйсә апа Терентьева. Ләкин үзенең, репрессия...

Ярты миллионнан артык халкы булган Чаллыда нинди генә кешеләр яшәми: һәркемнең үз тормышы, ләүхел мәхфүзенә язылган үз язмышы. Шәһәрдәшебез Рәйсә апа Терентьеваның башыннан кичкәннәрен тыңлаганда, мин шул хакта уйладым.

Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көнендә очраштык без аның белән. Календарьдагы бу көнне искәреп тормый Рәйсә апа Терентьева. Ләкин үзенең, репрессия корбаны баласының кичергәннәрен бер генә минутка да онытканы һәм онытасы юк. Сугышта хәбәрсез югалган яки үлгән дип уйлаган әтисенең 1946 ел башында ничек кайтып керүе, ябыгып, тире белән сөяккә генә калган әнә шул газиз җанны танымый да торуы сигез яшьлек кызчык хәтерендә кино кадры кебек уелып калган.

Сугышка кадәр Бондюг (Хәзерге Менделеевск) районы Турай мәктәбе директоры булып эшләгән әтисе Гәрәй Гыйльметдин улы Исламов әсирлектә булган икән. Озак та үтми, шул ук елның көзендә аны, илен саткан халык дошманы дип, кулга алалар. Өйдә тентү үткәрәләр. Хәтта кечкенә Рәйсә кулындагы чүпрәк курчакның эченә кадәр ярып, нәрсәдер эзлиләр. Гаиләне кара мунчага куып чыгаралар. Сарыкларын, кышлаган таналары белән сыерларын алып чыгып китәләр.

Шушы вакыйгаларны Рәйсә апа җылый-җылый сөйли. "Парахут" кушаматлы сыерларын күрше авыл фермасына илтеп ябалар. Икенче көнне караңгылы-яктылыда капка шакылдаганга чыксалар, ни күрсеннәр сыер качып кайткан. "Качмасын дип күрәсең, муенына, бүрәнә бәйләгәннәр, бау эзләреннән кан ага. "Мин Парахутның муенына барып асылындым. Сыер мине ялый башлады. "Пычак алып чык", - диде әби. Әнинең коты очты. "Нәрсә, суясыңмы әллә?"- диде. Әби пычак белән сыерның муенындагы бауны кисеп төшерде дә изгеләр чишмәсеннән алып кайткан су белән имчәкләрен юа башлады. Сыер мөгрәп тора, без өчебез дә елыйбыз. Әби кан катыш сөтне савып бетереп, бакчага түгүгә, урам яктан капканы шакыдылар. Күрше Әхтиял авылы көтүчесе сыерны эзләп килгән. "Ачыгыз хәзер үк, Сәвиткә барып әйтәм, сыерны урлагансыз", - ди. "Кит капкамнан, үзем алып барам, укытучы бит мин", - диде әни. Өчәүләп сыерны илтеп бирдек. Икенче көнне иртә белән тагын капка кагалар. Хисапчы Миңнехан абый сыерыбызның авыл башында үлеп ятуын хәбәр итте. Кабат качкан Парахутыбызны көтүче куып тотып, кыйнап үтергән. Нигә үтерергә инде аны, кайтса, тагын илтер идек, тагын кайтса, тагын... Күнегер иде ничек тә. Менә 60 елдан артык инде мин шул сыерны оныта алмыйм. Төшләремә кереп йөдәтә ул, кара күзләрен мөлдерәтеп, нигә ярдәм итмәдегез миңа, и кешеләр, ди кебек."

Кечкенә Рәйсә авылның иң зыялы, иң үрнәк кешесе булган әтисен нигә гаепләүләрен ул чакта бик аңлап та бетерми әле. Ләкин гаиләгә һәм үзенә булган мөнәсәбәт, халык дошманы баласы дип хурлау-кимсетүләр, әнисен Гитлер хатыны дип җәберләүләр еш булып тора. Сугыш вакытында ире урынына мәктәп директоры булып эшләгән әнисе Хәяткә балалар укытырга рөхсәт бирмиләр, югары белемле укытучыга идән юарга кушалар. Иреннән баш тартырга мәҗбүр була ул. Шуннан соң гына күрше авылда башлангыч мәктәптә урын бирәләр. Турай мәктәбенә директор итеп алты класс белемле кешене куялар. Соңрак, әтиләре өстеннән шикаять язучы да ул булуы ачыклана.

Бөтен нәселләре укытучылар булса да, Рәйсә сигезенчене тәмамлагач, Алабугага культура-агарту мәктәбенә укырга китә. Колагы начар ишетү сәбәпле (сугыш вакытында биш яшьлек кызчык тиф авыруыннан чукракланып кала), укытучылыкны сайлый алмый. Ләкин, халык дошманы балалары укырга тиеш түгел дип, кызны да, Казан пединститутына кергән абыйсын да (Тугыз баладан алар икәү генә үсә. Гаиләдәге дүрт бала - сугышка кадәр, өчесе сугыш вакытында мәрхүм була) уку йортларыннан чыгаралар. Ләкин мәктәп директоры белән аның урынбасары, бөтен рәсми бусагаларны үтеп, "халык дошманы кызын" мәктәптә калдыруга ирешәләр, абыйсына да институтта укырга рөхсәт бирелә.

Алабугада укыган елларның кызык вакыйгалары да, үзәккә үткән авыр чаклары да хәтерендә Рәйсә апаның. Үзенә ни сәбәпле "шалкан буры" дигән кушамат тагуларын аеруча дулкынланып сөйләде ул. "Авылга кайтып булмый юл өзеге, стипендия бирергә мәктәпнең мөмкинлеге юк. Бервакыт сыйныф җитәкчем Лариса Гаязовна: "Син нишләптер тазарып киттең әле, Рәйсә", - ди. Ә мин ачлыктан шешенгән идем. Малайларга мәктәпнең ат абзарында шалкан өеме күрүемне әйттем. "Барыбер аны ат ашамый, мин ярыктан гына керәм дә, сезгә бирәм", - дидем. Бер чиләк шалканны ярыктан малайларга шудырдым. Икенчесен тутырганда зу-у-р аяк киеменә күзем төште. Күтәрелеп карасам, директорыбыз тора. "Балакаем, нишлисең монда?" - ди. Бер атна инде ач булуыбызны, шалкан урларга керүемне әйттем. Ул мине җитәкләп алды да, үзе белән ияртеп китте. "Их, нишләдем инде, әле генә артымнан йөреп, мәктәпкә кайтарган иде, хәзер куып чыгара инде", - дип уйлыйм. Ә директор, мине алып кереп, сейфтан 100 сум акча бирде дә: "Кызым, үз гомереңдә урлашма", - диде. Акчага ипи, бәрәңге, пристань янындагы ит кибетеннән сызык алырга, бүлешеп ашарга кушты. Ул киңәш иткәнчә ашарга юнәтеп, ачтан үлми калдык. Озак та үтми ике айлык стипендиябезне бирделәр. Акча җыешып, директорга кайтарып бирергә булдык. Кабинетына кердем дә: "Абый, мин акчаны җыйдым",- дидем. "Кемнән җыйдың, кире тарат, бурычка бирмәдем, мәктәп акчасы түгел ул, үз хезмәт хакымнан бирдем," - дип чыгарып җибәрде. "Шалкан буры" кушаматы әле шактый тагылып йөрде миңа".

Чая да, шук та була Рәйсә, укуда да сынатмый.

25 елга хөкем ителеп, Норильскига җибәрелгән әтиләре акланып, сигез ел дигәндә әйләнеп кайта. Әтисенең мәктәп бүрәнәләрен сыйпап, койма баганаларын кочып елавы бүген дә күз алдында Рәйсә апаның.

Үзен халык дошман иткән, газизләрен җәберләгән авылдашлары белән яши алмый Гәрәй Исламов, гаиләсен Урал якларына алып чыгып китә. Ул вакытта Рәйсәнең Монай бистәсеннән керәшен егете Иван Терентьевка кияүгә чыгып, Турайда китапханәче булып эшләгән чагы була. Әтиләре артыннан алар да читкә китәләр.

Сигез ел буе башыннан кичкәннәр, җәбер-золым, борчылу-кимсенүләр эзсез узмый - Пермь өлкәсенә барып төпләнүгә гаилә башлыгын инсульт аяктан ега. Хәлләнә төшкәч, мәктәпкә балалар укытырга керә ул. Исламовлар гаиләсе Суксун районы Байчын авылында 8 ел яши.

Хатыны Хәят еш авырый башлагач, Гәрәй Исламов Шөгердә (Лениногорскида) яшәүче улының гаиләсе янына кайтырга дигән карарга килә. Алардан калып бер ел яшәгәч, Рәйсәләр дә Шөгергә кайталар. Китапханәдә эш булмагач, Иске Шөгер авыл Советына бухгалтер булып урнаша ул. Бармак белән саный торган бухгалтер бит бу, дигән райфо рәисен шаккатырып, менә дигән итеп эшли Рәйсә Терентьева, рәсеме Мактау тактасыннан төшми. Ел саен курсларда белемен арттырып, баш бухгалтер таныклыгы ала. Шөгер бистәсе Советында, соңрак Ромашкино бистәсендә баш бухгалтер булып эшли. "Халык дошманы баласы" әнә шулай үзе юл ярып тормыш итә.

"Әтиебез 1967 елда вафат булды. Аның үлеменнән соң күпмедер гомер үткәч, әни акланган репрессия корбаннарының мал-мөлкәтләрен гаиләсенә кире кайтаралар икән дип ишеткән дә шул турыда безгә әйтте. "Әй әни, йөрәкне күпме җәрәхәтләделәр. Әйләнеп тә карыйсым килми, кайтмыйм мин Менделеевский районына", - диде абый. Мин дә 30 ел кайтмадым авылыма", - ди әрнеп Рәйсә апа.

Кайта, 30 елдан соң барыбер Тураена кайта ул. Төшләренә кереп йөдәткән болын-кырларын, чишмәләрен күрәсе килү теләге үзенекен итә. Туган җире адәм баласын шулай үзенә тарта, күрәсең. Аннары авылдашлары арасында "халык дошманы гаиләсе"н кимсетүчеләр генә түгел, нахакка рәнҗетүләрен аңлап, аларны яклаучы кешеләр дә була бит. Рәйсә апа һәрберсенең исемнәренә кадәр хәтерли.

Терентьевлар гаиләсе 1977 елда Чаллыга күченә. Рәйсә Гәрәй кызы озак еллар бухгалтер булып эшли, Чаллыда да рәсеме Мактау тактасында була аның. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, пенсиягә чыгар алдыннан эшен алыштырырга мәҗбүр була - 60 яшенә кадәр спорт объектында завхоз булып эшли. "Дөнья булгач, төрле чаклар була. Иң авыр вакытларда, тормыш әйбәтләнер, гел болай булмас, дигән өмет яшәтә иде. Әни шулай өйрәтте безне", - ди Рәйсә апа.

Иван Сергеевич белән өч бала үстергәннәр алар. Иренең вафатыннан соң Рәйсә апа олы кызы Людмила гаиләсендә яши. "Оҗмахта яшәгәндәй гомер кичерәм. Кызым да, киявем дә өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар. Мондый бәхетле картлык кемгә генә тия икән. Нахакка күп кыерсытулар, авырлыклар күрергә туры килде. Нишлисең, язмышым шундый булгандыр. Сынмадым, сыгылмадым, тормышта үз урынымны таба алдым", - ди ул.

Икенче кызы Рәсинә дә, улы Радий да гаиләләре белән Чаллыда яшиләр. Биш оныгы, өч оныкчыгы бар аның.

Рәйсә апа әле дә әдәби китаплар укырга ярата. Йортлары каршында гына урнашкан татар китапханәсенең даими укучысы ул. Үзе исә гомер буе шигырьләр язган - бар кичерешләрен, күңел халәтен энҗедәй шигъри юлларга тезгән. Ләкин берсен дә матбугатта бастырмаган. Юмористик шигырьләреннән авторның шат күңелле, тормышка гашыйк кеше булуы аңлашыла. Аның оптимистик рухын шушы юллардан да тоеп була:

80 яшькә җиттем,

картайдым дип,

Төшермәгез берүк

күңелне.

Арттан нульне алып,

Алга берне куйсак,

18 яшь була түгелме?

Рәйсә Гәрәй кызын үзе яшәгән бистәдә дә хөрмәт итәләр. 13нче комплекс" җирле иҗтимагый үзидарәсе рәисе Федия Минһаҗиева өлкәннәргә аеруча игътибарлы. Комплекс бәйрәмендә Рәйсә апаны 80 яшьлек юбилее белән котлаганнар, бүләкләр тапшырганнар.

Юбиляр исә рәхмәтләрен шигъри юллар белән җиткергән. Күршеләренә үзе иҗат иткән шигырьләрен укыган. Гаҗәеп сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләве өстенә бик матур җырлый да әле ул. Яшь чагында концерт бригадасы төзеп, байтак еллар концертлар оештырып йөргән.

Күптән түгел генә Рәйсә апа шәһәрнең ветераннар пансионатында ял иткән. Юллама алырга да ТОС рәисе ярдәм иткән аңа. Пансионаттагы игътибар-хөрмәттән бик тә канәгать булып кайткан. Гомер көзләренең шулай якты һәм җылы булуына ихлас сөенә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев