Шəhри Чаллы

Уфадагы концертларында - әнисе, Казандагыларында - әтисе...

Әнвәр Нургалиев, әтисе үлгән хәбәрне ишетеп тә, сәхнәгә елмаеп чыккан. Кем көч биргән аңа?

Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев концертларын алып баручы Айваз Садыйров Инстаграм битендә җырчының әти-әнисен ничек кадерләве һәм эчтән янса, сызланса да, аны тамашачысына күрсәтмәве турында яза.

– Әти-әни өчен бала ничә яшьтә дә бала булган кебек, ятимлек тә кеше өчен күпме яшендә дә ачы... Узган ел мартта Әнвәр Уфада концертлар куйганда әнисе Нәсимә апа урын өстендә ята иде. Ул чакта без, янында булучылар, Әнвәрнең өзгәләнгәнен тоемласак та, нәрсә кичергәнен ул үзе генә белгәндер. Бер ай да үтмәде, Әнвәр әнисен югалтты...

Бу юлы озак көтелгән, зур көч куеп әзерләгән Казан концертлары башланганда Әнвәрнең әтисе Мәрвәр абый авырып киткәне билгеле булды. Тик өмет зур иде: табиблар Мәрвәр абыйның аягына басачагына ышаныч җиткерде.

Казанда 4нче, соңгы концерт. Тамашачы түземсезлек белән яраткан артистын көтә. Шул ук көнне Әнвәргә кайгылы хәбәр килә...
Белмим, янында тормыш иптәше Ирина, тугры тамашачысы булмаса, ничекләр түзәр иде, ничекләр җиңеп чыгар иде ул шул көннең хәсрәтен?..

Бөек артистларның якыннарын югалту хәбәрен ишетеп, сәхнәгә чыгып, спектакльләр уйнаган тарихларны ишеткән бар иде минем. Күргәнем юк иде... Бу көнгә кадәр. Шуны әйтә алам, Әнвәр - чын артист! Халык артисты!
Мин ул көнне тагын бер нәрсә күрдем - чын хатын терәген! Әнвәрнең Иринасына тагын да ныграк сокландым.

Нургалиевлар гаиләсенең ихластан тирән кайгыларын уртаклашам. Сабырлык телим.

Нәсимә апа белән Мәрвәр абыйның урыннары җәннәт түрләрендә булсын! Татар-башкорт халкына мондый УЛ тәрбияләгәннәренә олы рәхмәт!
Укучыларым арасында намазда булучылар, дога белүчеләр булса, догаларыбыздан калдырмасак иде, – дип мөрәҗәгать итә Айваз.

Мәрвәр абый! Нәсимә ападан башка яши алмадың инде... Оҗмах түрләрендә очрашкач әйтерсең, төпчегегезнең күз яшьләрен сөртүчеләр бар ул монда. Җаныгыз тыныч булсын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: